Азнакай районы Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилее гөрләп узды
Өздереп кошлар сайраган, гөл-чәчәкле ямьле җәй айларында районыбызда табигать кочагында Сабан туйлары, авыл, урам бәйрәмнәре, халык белән очрашу... кебек чаралар бер-берсен алыштырып кына тора.
Октябрь Бүләк авылының 90 еллык юбилеена багышланган кече авыл бәйрәме дә гөрләп узды. Авыл халкын һәм килгән кунакларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Ул...