Азнакай районы "Маяк" газетасы юбилее халык бәйрәменә әверелде
Узган җомгада иртәдән кичкә кадәр шәһәребез гөрләп торды: 85 ел дәвамында райондашларга бар хәбәр-яңалыкны җиткереп торучы, дөрес юл күрсәтүче, киңәшче һәм сердәшче булган "Маяк" газетасының юбилее чын мәгънәсендә халык - бөтен Азнакай бәйрәменә әверелде. Әлеге тантаналы чарага Казаннан, Төркиядән бик күп дәрәҗәле кунаклар, ут-күршебез Башкортстаннан, республикабыз, районнар матбугат чараларының баш...
Узган җомгада иртәдән кичкә кадәр шәһәребез гөрләп торды: 85 ел дәвамында райондашларга бар хәбәр-яңалыкны җиткереп торучы, дөрес юл күрсәтүче, киңәшче һәм сердәшче булган "Маяк" газетасының юбилее чын мәгънәсендә халык - бөтен Азнакай бәйрәменә әверелде.
Әлеге тантаналы чарага Казаннан, Төркиядән бик күп дәрәҗәле кунаклар, ут-күршебез Башкортстаннан, республикабыз, районнар матбугат чараларының баш мөхәррирләре, танылган журналистлар килде. Юбилей программасы киң иде, кунаклар һәрберсендә катнашып, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Район елъязмасы булган "Маяк" - легендар газета. Бәйрәм чараларының нәкъ менә редакция музеен ачу белән башланып китүе дә юкка түгел. Биредә 30 нчы елларда чыккан "Трактор", "Коммуна" газеталарынннан алып, редакциядә эшләгән күренекле шәхесләр, аларның экспонатлары урын алды. Үзәк архивтан моңарчы булмаган "Трактор"ның берничә төп нөсхәсен дә юллап кайтаруга ирештек. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов музейга югары бәя бирде.
- "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте барлык район һәм республика газеталары арасында "Легендар брендлар" дигән бәйге үткәрә. "Маяк" анда "Легендар газета" дигән номинациядә катнаша. Азнакай район газетасын, чыннан да, легендар газета дип атарга була. Биредән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Музей ачылу исә моны исбатлаучы тагын бер чара, - диде ул.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова да музейның экспонатларга бай булуын, 85 еллык тарихны киң колачлавын, "Маяк" газетасының башка районнар арасында иң беренче (!) булып үз музеен булдырган редакция икәнлеген билгеләп үтте.
Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышында газетаның җәмгыятьтә тоткан ролен һәм әһәмиятен яктыртты.
- "Маяк" газетасы - ул районыбыз елъязмасы. Бүген дә һәр вакыйганы вакытында яктыртып, көне-сәгате белән халыкка җиткереп тора. Аның данлы юлы, бай тарихы бар. Музей - ул матбугат ветераннарына зур хөрмәт билгесе дә, - диде.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рәфис Корбанов музейда күренекле әдип Мәхмүт Хәсәновка зур урын бирелүе хакында шатланып сөйләде. Шундый игътибар һәм хөрмәт күрсәтелгән өчен Мәхмүт аганың тормыш иптәше Мәрьям ханым редакция коллективына тирән рәхмәтен җиткерде. Ул алдагы кайтканында әдипнең шәхси әйберләрен музейга бүләк иткән иде.
Алай гына да түгел, әле яңарак кына ремонтланып, затлыланып киткән бүлмәләрне дә, хезмәткәрләр өчен тудырылган уңай эш шартларын да, заманча техникаларны да кунаклар тел шартлатып карап йөрде. Башка редакцияләр хәтта ак көнләшү белән кызыгып та куйдылар.
Азнакайга килеп, Чатыр тауны күрми китү гөнаһ булыр иде. Татарстанның иң биек ноктасына менеп, ак кылганнарны сыйпый-сыйпый исүче җилләргә йөзләрне куеп, табигатьнең матурлыгы белән хозурланырга да, тәннәргә көч-куәт алырга да җай чыкты.
Әнә шундый рухи күтәренкелектә кунакларның юлы Тукай микрорайонына - сөекле шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәлен ачуга юнәлде. Бу истәлекле вакыйганың нәкъ менә "Маяк" юбилеена туры килүе һич очраклы түгел. Азнакаебыз талантларга бай як. Алар арасында иҗат дәрте белән янып яшәүче шагыйрьләр, язучылар да күп. "Маяк" газетасы каршында эшләп килүче "Гөлстан" әдәби берләшмәсе нәкъ менә шундый иҗатчыларны берләштерә дә инде. Димәк, "Маяк" әдәбият үсешенә дә үзенең саллы өлешен кертә. Бу көнне "Гөлстан" әдәби берләшмәсенең 55 еллыгы да билгеләп узылды. Газетабыз белән турыдан-туры бәйле күренекле әдипләребез Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин, Марсель Галиев - Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Тукай шагыйрь генә түгел, туры сүзле, үткен каләмле журналист та. Римма Ратникова чыгышында бу фикер кызыл тасма булып үрелде.
Быел бит әле Әдәбият елы да. Бу да икеләтә бәйрәм рухы өстәде.
- Республикада санаулы шәһәрләрдә генә Тукай һәйкәле бар. Ә районнарда, кече калаларда бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Азнакайлылар бу яктан да башка районнарга үрнәк күрсәттеләр, - диде Рәфис Корбан.
Язучылар Марсель Галиев, Вахит Имамов, Мөхәммәт Мирза, Илдус Гыйләҗев, Мирсәй Гариф, Рәфкать Шаһиев, Нур Әхмәдиев тә бөек әдибебезгә күрсәтелгән хөрмәттән үзләренең шатлыкларын уртаклаштылар, Тукай һәйкәленә юлның өзелмәвен теләделәр.
Кунаклар өчен шәһәребездә уздырыла торган урам бәйрәмнәре дә яңалык булып чыкты. Бу көнне Элеонора Алчина җитәкчелегендәге "Универсал" торак милекчеләре ширкәте самоварлар кайнатып, бәлешләр пешереп, төрле уен-бәйгеләр белән зур тамаша әзерләгән иде. Квартал юбилярларын гына котлап калмадылар, иң күп еллар "Маяк" газетасын укучыларны да бүләкләделәр. Барча халык күз алдында газетабыз плакаты маяк булып янып тора иде. "Маяк" газетасының роле, бүгенге көндә әһәмияте турында ялкынлы чыгышлар булды.
Кичке биш тулганда Азнакай халкы "Юбилейный" стадионына агылды. "Маяк" газетасының 85 еллык юбилей тантанасы биредә дәвам итте. Шушында ук "Маяк" газетасы призына легендар шәхес, районыбыз, район матбугатының ролен һәм әһәмиятен үстерүгә зур өлеш керткән Октябрь Мөхетдинов истәлегенә гер ярышы да үткәрелде.
- Ул Азнакайны һәм аның халкын бик ярата иде. Онытмавыгыз һәм шулай зурлавыгыз өчен зур рәхмәт, - диде бәйрәмдә катнашучы бертуган апасы, шулай ук легендарь ханым, Татарстан Югары Советы Президиумы секретаре булып эшләгән Дания Дәүләтшина.
Бер якта спортчылар көч сынашса, икенче якта "Ак калфак" җәмгыяте, ветераннар советы, авыл җирлекләре оештырган "Җәй-җиләк бәйрәме" гөрләде. Халык урман җиләгеннән, камыр ашларыннан, мәтрүшкәле кайнар чәйдән авыз итте. Шунда ук районыбыз осталарының кул эшләре күргәзмәсен тамаша кылырга мөмкин булды. "Маяк" - файдалы газета" конкурсына килгән эшләр дә азнакайлыларда һәм кунакларда зур кызыксыну уятты. Бу конкурс кысаларында 18 нче "Улыбка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр газетабыздан эшләнгән модалар күрсәтеп шаккаттырды.
Бәйрәмнең буеннан буена татар эстардасы һәм районыбыз сәхнә йолдызлары дәртле җырлары белән дәрман өстәп торды. Мөнир Рахмаев, Ирек Галиев, Салават Миңнеханов "Трактор", "Коммуна" һәм "Маяк" дип язылган футболка һәм кепкадан сәхнәгә килеп чыгуга ук тамашаның гадәти генә булмасы ачык иде. Илнур Сәгыйтов һәм Эльвира Камалетдинова бәйрәмне бер тында, бер сулышта мавыктыргыч итеп алып бардылар.
Юбилей котлауларга һәм бүләкләргә бай булды. "Маяк" газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, актив хәбәрчеләр, гөлстанчылар - бар да төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, бүләкләргә күмелде.
- Гадәттә газета юбилеен мәдәният йортында үткәрүгә күнеккәнбез. Бүген азнакайлылар бөтенләй башка форматта, башка төрле бәйрәм тәкъдим иттеләр. Газета, чыннан да, халыкка хезмәт итүен, халык өчен эшләвен ачып салды. Район белән берлектә бүген башкаларга мастер-класс күрсәттегез. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинның кунаклар белән бәйрәм чараларының башыннан ахырына кадәр йөрүе дә власть белән газета арасында тандем турында ачык сөйли. Шундый хезмәттәшлеккә, башкарган эшләрегезгә сокланып, энергия туплап, зур күтәренкелек белән китәбез Азнакайдан, - диде Римма Ратникова.
Үзәк басмалардан һәм район газеталарыннан килгән каләмдәшләр дә:
- Сез безгә югары планка куйдыгыз, - диделәр.
Шунысы куанычлы, бәйрәм нәкъ без теләгәнчә килеп чыкты. Хәтта һава торышы да мәрхәмәтле булды. Газетаның юбилее - ул укучыларыбыз бәйрәме дә. Ә укучыларыбыз - ул Азнакай халкы. Һәр чарада азнакайлылар бердәм катнашты, безне үзләренең күңелле сюрпризлары белән куандырдылар. Юлыбыз алга таба да бергә булсын, чөнки көчебез шушы бергәлектә.
ФОТОРЕПОРТАЖ http://aznakaevo-rt.ru/ru/gallery.html
Резеда ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев