Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы чәчүгә кереште

Бүген (29 апрельдә) "Марс" хуҗалыгында чәчүгә керештеләр. Аны һәр елдагыча ата-бабаларыбызның изге йоласына тугъры калып, дога кылып, игеннәрнең күкрәп уңуын теләп җир куенына йомыркалар тәгәрәтеп башлап җибәрделәр. Һәр авылның борынгыдан килгән үз гореф-гадәтләре дә бар. Кәкре Елгалылар яңгырның үзвакытында һәм мулдан явуын теләп, басу башына ат дагасы да күмеп куйдылар...

Бүген (29 апрельдә) "Марс" хуҗалыгында чәчүгә керештеләр. Аны һәр елдагыча ата-бабаларыбызның изге йоласына тугъры калып, дога кылып, игеннәрнең күкрәп уңуын теләп җир куенына йомыркалар тәгәрәтеп башлап җибәрделәр. Һәр авылның борынгыдан килгән үз гореф-гадәтләре дә бар. Кәкре Елгалылар яңгырның үзвакытында һәм мулдан явуын теләп, басу башына ат дагасы да күмеп куйдылар әле. Игенчеләрне район үзәгеннән куратор итеп сайланган Марат Афзалов, хуҗалыкның элеккеге җитәкчесе Хәбиб Баянов, авыл хуҗалыгы ветераны Рудис Сәлахов тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде. Аларның теләкләренә хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов кушылды һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

- Яңарак кына шифалы яңгырлар явып үтте, хәзер ялтырап кояш чыкты, җылы. Болай булса, атна-ун көннән тишелеп тә чыгарлар, - диләр авыл агайлары мамык кебек өлгергән , дымлы туфракны куанып учларында уа-уа.

Амин, шулай гына була күрсен! Хәерле сәгатьтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы чәчүгә кереште