Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы иҗтимагый совет утырышында дини мәсьәләләр каралды

Хәзерге анык кына багланыш булмаган җәмгыятьтә дин әһәмиятле урын алып тора. Әхлак, әдәп кануннарын, кешелек кыйммәтләрен саклауда аның роле, сүз дә юк, бәхәссез. Иҗтимагый советның чираттагы утырышы менә шушы мөһим мәсьәләгә багышланды. Аны алып барган совет рәисе Әнәс Исхаков сүзен райондагы иҗтимагый оешмаларның бүгенге эшчәнлеге, төрле өлкәләрдә яулаган грантлар турында...

Хәзерге анык кына багланыш булмаган җәмгыятьтә дин әһәмиятле урын алып тора. Әхлак, әдәп кануннарын, кешелек кыйммәтләрен саклауда аның роле, сүз дә юк, бәхәссез. Иҗтимагый советның чираттагы утырышы менә шушы мөһим мәсьәләгә багышланды.

Аны алып барган совет рәисе Әнәс Исхаков сүзен райондагы иҗтимагый оешмаларның бүгенге эшчәнлеге, төрле өлкәләрдә яулаган грантлар турында бәян итеп башлады һәм совет алдында торган бурычларны ассызыклады.

Быел үзенә дә хаҗ кылу насыйп булган Әнәс Гатуф улы традицион ислам дине аша аңнарны уяту, рухи дөньяны баету, күңелләрне сафландыру мөмкинлегенә басым ясап, мәчетләрдә бу юнәлештә максатчан эш җәелдерү зарурлыгын әйтте.

Сөйләшүне дәвам итеп, районыбыз мөгътәсибе Азат Талыйбуллин дини тәгълимәт асылын аңлатты.

-Аллаһ кешеләр күңелендәге зар-моңны, җәмгыяви чуалыш-болганышларны өнәми. Бердәм, бергә булсак, уй-ниятләребез чиста, гамәлләребез изге булса гына дөньялыкта иминлек, тормышыбызда бәрәкәт хакимлек итәр. Ходайның биргәненә шөкерана кылып яшик, - дип тәмамлады ул вәгазен.

Аннары районда дини тәрбия юнәлешендә алып барылган эшчәнлеккә тукталды. Азнакай - республикада иң күп мәчетле районнарның берсе: бүгенге көндә 45 мәхәлләбез бар. Тагын 3 авылда мәчетләр төзелеп килә.

50гә якын мөгаллим гыйльми аттестация үткән, 20 мәчеттә алар төрле яшьтәгеләр өчен оештырылган якшәмбе мәктәпләрендә дини укулар алып бара. Белемсез мәчет әһелләре дә имам хатыйбларга тиешле укыту программасын үзләштерә.

Азат хәзрәт мәчетләрдә үткәрелеп килүче чаралар, район җитәкчеләре, барча халык катнашында узган дини бәйрәмнәр, игелек гамәлләре, балалар, яшьләр белән алып барылган киңкырлы эшчәнлек хакында бәян итте. Боларның барсы хакында да "Маяк" газетасы һәрдаим укучыларыбызга җиткереп килә.

Соңгы вакытта мәчеттә аноним эчкечеләр, наркоманнар клублары да сыену тапкан. Туры юлга басарга үз теләкләре белән омтылган, яман юлга баскан райондашларыбызны да шуңа өндәгән бу төркем 30лап кешене берләштергән. Мөгътәсиб аларның берәм-берәм намазга баса башлаулары, дингә тартылулары хакында бик җылы итеп сөйләде.

Утырышта совет әгъзалары үзләрен борчыган мәсьәләләрне дә күтәрде. Әйтик, медицинага дини күзлектән карашта килеп туган кайбер аңлашылмаучылыклар, интернетның яшь буынны тәрбияләүдә тискәре йогынтылы яклары, диннең безнең илдә тыелган агымнары һәм алар турында халыкка аңлату кирәклеге һәм башкалар.

-Безнең борын-борыннан әби-бабаларыбыз тоткан һәм безнең көнгәчә саклап килгән традицион ислам динебез, милли гореф-гадәтләребез, мәгънәле йолаларыбыз бар. Аларның кадерен белеп, яшь буынга кечкенәдән сеңдереп, тормышыбызны мәгънәле итеп яшик, - дип йомгаклады бу җитди сөйләшүне совет рәисе Әнәс Исхаков.

Лиза Нурлыева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай районы иҗтимагый совет утырышында дини мәсьәләләр каралды