Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы башлыгы физик мөмкинлеге чикле балалар белән очрашты

Җирлегебездә барган инвалидлар айлыгы кысаларында бүген район башлыгы Марсель Шәйдуллин балалар кырында булып, күчтәнәчләр тапшырды, аларның тормыш шартлары, укулары белән кызыксынды.

– Балаларыгызга яшәү дәрте биргән, аларда җиңү рухы тәрбияләгән өчен бик тә рәхмәтлебез, – диде ул Наилә Хәернасованың әнисе Гөлнарага мөрәҗәгать итеп.

Наилә Хәернасова – балачактан җитди авыруга дучар булса да, үзендә ихтыяр көче табып, тормыштан ямь һәм тәм табып яши.

Аның кул эшләренә сокланмый мөмкин түгел. Күз зәвыгын алырдай, берсен-берсе һич кабатламаган күрчакларга, картиналарга кызның кул гына түгел, җан җылысы да салынганлыгы күренеп тора. Моннан тыш ул гитарада уйнарга өйрәнгән, радиотүгәрәккә, балалар сәнгать мәктәбенә дә йөри. Быел 11 нче сыйныфта укыган Наилә бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә.

– Синең тырышлыгың күпләргә үрнәк, имтиханнарны уңышлы тапшырып, әле югары уку йортына да керүеңдә шигебез юк, – диде аңа район башлыгы.

Марсель Шәйдуллин шулай ук Нияз Ильясов һәм Хәят Гайнатуллин янында булып, аларның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтеп, күчтәнәчләр белән дә сөендерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев