Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район һәм шәһәр Советлары утырышы узды

Көн тәртибендә 15 мәсьәлә каралды.

Бүген, 12 мартта, район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны муниципаль район башлыгы, район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды.

Көн тәртибендә 15 мәсьәлә каралды. Исәп-хисап палатасының 2019 елгы эшчәнлеге  нәтиҗәләре турында аның рәисе Наталья Сәлимова таныштырды. Финанс бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова район һәм шәһәр бюджетларына үзгәрешләр кертү,  милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илдар Хәйдәров район территориясендә инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә торак төзелеше өчен арендага беренче чиратта җир участоклары бирү тәртибе, районның баш архитекторы Сирина Шәрәфетдинова Балтач, Югары Стәрле, Мәлбагыш, Мәсгут, Микулино, Сукаеш  авыл җирлекләренең генераль планнары, шәһәр һәм авыл җирлекләре төзелешен проектлау нормативларына үзгәрешләр кертү турында чыгыш ясадылар.

Утырышта каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев