Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгы ветераннар өчен әзерләнгән палаталарны карап чыкты

Бер генә сугыш ветеранын, тыл фидакарен дә игътибар-кайгыртудан калдырмаган район башлыгы Марсель Шәйдуллин 94 яшен тутыручы Әнвәр ага Гыйльфановны котларга ул бүгенге көндә дәвалану алган район үзәк сырхауханәсенең хирургия бүлегенә барды. Биредә ул "Безнең кадерле ветеран" республика социаль проекты буенча ветераннар өчен әзерләнгән палаталарны да янә карап чыкты, ремонт дәвам...

Бер генә сугыш ветеранын, тыл фидакарен дә игътибар-кайгыртудан калдырмаган район башлыгы Марсель Шәйдуллин 94 яшен тутыручы Әнвәр ага Гыйльфановны котларга ул бүгенге көндә дәвалану алган район үзәк сырхауханәсенең хирургия бүлегенә барды.
Биредә ул "Безнең кадерле ветеран" республика социаль проекты буенча ветераннар өчен әзерләнгән палаталарны да янә карап чыкты, ремонт дәвам иткәннәрендә эш барышы белән кызыксынды, стационарда дәвалану алган азнакайлыларның хәл-әхвәлен белешергә дә өлгерде.
Районыбыз ветераннарының сәламәтлеген кайгырту аерым игътибарда. Ел саен сугыш ветераннары һәм инвалидларын диспансерлаштыру үткәрелә, аларны тар белгечлек табиблары даими тикшереп тора, чиратсыз медицина ярдәме күрсәтү оештырылган. белгечләр йөри алмаганнарның өйләренә бара. Алар шулай ук кирәкле дарулар белән тәэмин ителә. Узган ел Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша 13 ветеранга тернәкләнү чаралары (кресло-коляска, махсус матрац, колак аппаратлары) кайтарылган. Районыбызның 52 өлкән кешесе "Ак чишмә" һәм Чалпы тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыткан.
Азнакай үзәк сырхауханәсендә ветераннарыбыз өчен өй шартларына туры китереп 9 палата эшләнде, Өчесен ремонтлау, җиһазлау дәвам итә.
Районыбыз оешма-предприятиеләре аларны телевизор, суыткыч, яңа өстәл-урындыклар, жалюзи, душ кабиналары... белән җиһазлап, зәвыклы да итәргә, барлык уңайлыкларны да тудырырга тырышалар. Монда бигрәк тә УТТ, "Нефтетранс", "Горизонт" һ.б. хезмәт коллективларының зур тырышлык куюы күзгә ташлана. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән сырхауханәдә очрашу вакытында өлкәннәребез үзләренә булган шундый кайгыртуга күңелләре булып, ихластан рәхмәтләрен җиткерергә ашыктылар.
-Ходайга шөкер, сырхауханәдә шартлар елдан-ел яхшыра, уңайлыклар арта бара. Шәфкать ияләренең дә мөләем карашы, игътибары җанга тынычлык, тәнгә сихәтлек, күңелләргә ышаныч өсти, - ди алар биредә алган дәваланудан канәгать булуларын белдереп.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай район башлыгы ветераннар өчен әзерләнгән палаталарны карап чыкты