Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин сайлау участокларының эшчәнлеге белән кызыксынды һәм үзе дә тавыш бирде
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин сайлау участокларының эшчәнлеге белән кызыксынды һәм үзе дә тавыш бирде

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин иртә белән шәһәребезнең 1 нче гомумбелем бирү учреждениесе бинасында урнашкан 526 һәм 527 нче сайлау участокларында булды һәм 527 нче сайлау участогында үзе дә тавыш бирде.

Әлеге участокларда ул санитария-гигиена таләпләренең үтәлеше, тавыш бирергә килүчеләргә тудырылган шартлар белән кызыксынды. Бина даими дезинфекцияләп торыла, дистанция саклау һәм битлек-перчатка киеп йөрү режимы төгәл үтәлә. Район башлыгы барлык саклану чараларын үтәүнең мөһимлеген кат-кат ассызыклады.

Марсель Зөфәр улы Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә журналистлар белән фикерләрен дә уртаклашты.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев