Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай прокуратурасы хәбәр итә. Көтелмәгән “кунак”

"Исереккә диңгез тубыктан" диләрме әле. 28 яшьлек гр. С. да исерек хәлдә чит-ят фатирга шакый. Аңа 10 яшьлек бала ишек ача. Көтелмәгән "кунак" өйдә әлеге баладан башка кеше булмавына инангач, түргә уза. Кулына эләккән аяк киеме кия торган калак, аннан чәнечке белән баланы куркытып, спиртлы эчемлекләр таләп итә башлый. Фатирдан...

"Исереккә диңгез тубыктан" диләрме әле. 28 яшьлек гр. С. да исерек хәлдә чит-ят фатирга шакый. Аңа 10 яшьлек бала ишек ача. Көтелмәгән "кунак" өйдә әлеге баладан башка кеше булмавына инангач, түргә уза. Кулына эләккән аяк киеме кия торган калак, аннан чәнечке белән баланы куркытып, спиртлы эчемлекләр таләп итә башлый. Фатирдан аракы табып, аны эчкәннән соң, үз гайрәтен күрсәтергә тотына: комод, ишекләргә зыян сала. Суд утырышында С. үзенең гаебен тулысынча таный. Хуҗаларга китерелгән матди зыянны кайтара. Җәнҗалчының бу акылсыз адымы бик кыйммәткә төшә. Ул 7 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Җәза срогын ул катгый режимдагы төзәтү колониясендә үтәргә тиеш. Бу вакыйга күпләргә сабак булса иде. Шаку тавышы ишетүгә, йөгереп барып ишек ачуның әнә шулай бик кыйммәткә төшүе ихтимал бит.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай прокуратурасы хәбәр итә. Көтелмәгән “кунак”