Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай почтальоннары – җиңүчеләр сафында

Инде унберенче ел рәттән «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте «Татарстан почтасы» белән бергәлектә хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге үткәреп килә. Бүген башкалабыз Казанда 2019 ел бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйгенең төп шарты – район, шәһәр газеталарына язылучылар санын узган чоргыга караганда арттыру. Соңгы елларда җиңүчеләр арасында райондашларыбызны күрү аеруча сөенечле. «Кече шәһәрнең иң яхшы почтальоны» исеменә быел да Азнакай почтамты хезмәткәре лаек булды. Ул – шәһәрнең Ленин урамында урнашкан икенче бүлек почтальоны Вероника Злобина.

Вероника үз эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәрләрнең берсе. Аны шәһәребездә белмәгән кеше дә юктыр. Олысы белән дә, кечесе белән дә уртак тел таба, руслар белән дә, татарлар белән дә иркенләп ике телдә сөйләшә. Почта таратудан тыш, ул өлкәннәргә вакытында пенсияләрен илтеп тапшыра, коммуналь хезмәтләргә түләү хаҗәтләрен үти…

–Вероника Евгеньевнаны барыбыз да яратабыз, хөрмәт итәбез, – ди Азнакай почтамты җитәкчесе Разидә Җәләева. – Аның кебекләр турында: «Акыллы усал», – диләр. Сүзен өздереп әйтә, эшен бер дигән итеп башкара. Почтальоннар арасында – лидер. Бергә киңәшеп, уртак тырышлык белән эшләү әнә шулай үз нәтиҗәләрен бирә.

Җитәкче Верониканың уңган хуҗабикә булуын да әйтеп алды. Бик оста итеп чигә, бәйли дә икән. Гөлләр үрчетергә ярата. Гаиләдә бер ул үстергәннәр. Тату, матур яшиләр.

Җиңүчеләребезнең икенчесе – Урманай почта бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәйруллина. Ул иң яхшы элемтә бүлеген җитәкләүче булып танылды. Бу вазифага бер ел элек кенә алынса да, инде аның бөтен

нечкәлекләренә төшенеп өлгергән. Монда остазы Миләүшә Рәшитованың да ярдәмен әйтергә кирәк.

–Айгөлне бүлеккә җитәкче итеп куйганда биләмә башлыгы белән дә киңәштек. Ышанычлы, тырыш Айгөл безнең өметләрне аклады. Аның шундый мәртәбәле бәйгедә җиңүгә ирешүе барыбыз өчен дә зур горурлык, – диде Разидә Зоргатовна.

Почтамт җитәкчесенең кул астында эшләүче Мөслим бүлеге хезмәткәрләре дә быел зур җиңүләр яулаган. Алар арасында күп бала үстерүче ана – Гөлгенә Петрова, инде озак еллар шушы тармакта эшләп зур тәҗрибә туплаган, иң яхшы авыл почтальоннары исеменә лаек булган Лариса Нуриева, Гөлнара Маннанова да бар. Җиңүчеләрне «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев