Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай Пенсия фонды идарәсендә “Көз гүзәле” бәйгесе узды

Азнакай Пенсия фонды идарәсендә "Көз гүзәле" бәйгесе узды. Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге чарага ветераннарыбызны да чакырдык һәм алар жюрида кызларыбыз чыгышына бәя бирделәр. Конкурста катнашучылар көзге киемнәр коллекцииясен, визит карточкаларын һәм өйгә бирелгән эшләрен тәкъдим иттеләр. Соңгысына барлык коллективның кулы тиде һәм бу хезмәткәрләрне узара тагын да берләштерде, якынайтты. "Көз...

Азнакай Пенсия фонды идарәсендә "Көз гүзәле" бәйгесе узды. Өлкәннәр көне уңаеннан әлеге чарага ветераннарыбызны да чакырдык һәм алар жюрида кызларыбыз чыгышына бәя бирделәр.

Конкурста катнашучылар көзге киемнәр коллекцииясен, визит карточкаларын һәм өйгә бирелгән эшләрен тәкъдим иттеләр. Соңгысына барлык коллективның кулы тиде һәм бу хезмәткәрләрне узара тагын да берләштерде, якынайтты. "Көз гүзәле" титулына белгеч-эксперт Айгөл Аюпова лаек булды. Башкалар да төрле номинацияләр буенча бүләкләнде.

Бәйрәмгә хезмәткәрләребезнең балалары матур концерт номерлары әзерләгән иде. Соңыннан өлкәннәр белән бергәләп тәмле чәй өстәле артында соңгы яңалыклар һәм вакыйгалар хакында сөйләшеп утырдык.

Ләйсән Ваһапова,

идарә начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай Пенсия фонды идарәсендә “Көз гүзәле” бәйгесе узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай Пенсия фонды идарәсендә “Көз гүзәле” бәйгесе узды