Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай педагоглары узган елга йомгак ясады

«Белемле меңне егар», дигән мәкаль нәкъ бүгенге көннең кадагына суга. Югары технологияләр заманында яшибез. Комбайн яки трактор артына утырам дисәң дә, программист дәрәҗәсендә булырга кирәк хәзер. Яхшы һөнәрманнар алтын бәясенә йөри. Шуңа күрә өчле-тугызлыга укып, яхшы эшкә дә, җитеш тормышка да өметләнеп булмый. Ә төп белем нигезләре балалар бакчасыннан башлап...

«Белемле меңне егар», дигән мәкаль нәкъ бүгенге көннең кадагына суга. Югары технологияләр заманында яшибез. Комбайн яки трактор артына утырам дисәң дә, программист дәрәҗәсендә булырга кирәк хәзер. Яхшы һөнәрманнар алтын бәясенә йөри. Шуңа күрә өчле-тугызлыга укып, яхшы эшкә дә, җитеш тормышка да өметләнеп булмый. Ә төп белем нигезләре балалар бакчасыннан башлап мәктәптә салына.
Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең узган елга йомгак ясау җыелышында әлеге фикер кызыл тасма булып сузылды.
- Мәктәпләргә капиталь ремонт ясала, яңалары төзелә, заманча җиһазлар белән тәэмин ителә, педагогларның хезмәт хаклары артты. Ел саен бюджетның 80 проценты мәгариф өлкәсенә юнәлтелә. Тәрбия һәм белем дә тиешле югарылыкта булырга тиеш, - дип ассызыклап үтте муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Ул шулай ук энергоресурсларны сак тотарга чакырды. Бүгенге көндә 2-3 бала өчен мәктәп яки балалар бакчасы тотуның зур чыгымлы икәнен, оптимальләштерү кирәклеген билгеләп үтте. Һөнәр сайлауда укучыларга, ата-аналарга дөрес юнәлеш бирүне, профориентация эшен яхшыртуны таләп итте.
Өстәмә белем бирү буенча Азнакай республикада беренче урында бара. Ә менә төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре әлегә куандырырлык түгел.
- Дәрестә билгеләрне югары куеп, балаларны алдыйбыз, аларга үз мөмкинлекләрен бәяләргә комачаулыйбыз. Укучы белемен имтиханда расларга тиеш, - диде Марсель Шәйдуллин.
Быел районда тагын 4 мәктәп капиталь ремонтланачак. Бу максатларга республика казнасыннан 65 млн сум бирелгән. Дәүләт балалар бакчалары буенча да шундый программа әзерли. Нефтьчеләр ярдәме белән узган ел 9 балалар бакчасы яңартылган иде. Муниципаль район башлыгы быел да бу эшнең дәвам итәчәген белдерде.
- Азнакайның киләчәге бүгенге яшь буын кулында. Аларга нинди белем һәм тәрбия бирсәк, киләчәгебез дә шундый булачак, - диде ул.
Резеда ШӘРИПОВА
фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай педагоглары узган елга йомгак ясады