Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән! 25 май көнне районыбызда унберенче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел мәктәп бусагасын барлыгы 289 бала...

Соңгы кыңгырау... Мәктәпне тәмамлаган шушы көннең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк төпкелендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән!

25 май көнне районыбызда унберенче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау чыңлады. Быел мәктәп бусагасын барлыгы 289 бала атлап чыга. Аларның 168е шәһәрдә булса, 73е - Актүбәдә, авылларда исә туган мәктәбе белән 31 бала хушлаша.

Азнакай 5 нче урта мәктәбе чыгарылыш сыйныфы укучылары өчен бу

көн аеруча дулкынландыргыч булгандыр - аларны котларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин килде.

- Сез бүген яңа тормышка аяк басасыз. Бу җиңел булмаган юлда сезгә уңышлар телим. Мәктәптә тырыш хезмәт күрсәттегез, Россия дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, республика олимпиадаларында район данын якладыгыз. Укуыгызны тәмамлагач, яхшы белгечләр булып Азнакайга кире кайтуыгызны көтәбез. Сез - безнең киләчәк, горурлык һәм ышанычыбыз! - диде Марсель Шәйдуллин үзенең сәламләү сүзендә. Ул шулай ук укучыларга төпле белем биргән, аларны олы юлга чыгаруга зур көч салган укытучыларга, ата-аналарга хөрмәтен белдерде.

5 нче мәктәпне быел 28 укучы тәмамлый, аларның сигезе медальгә дәгъва кыла.

Бу көн укучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә бик дулкынландыргыч.

- Кызым Миләүшә 11 сыйныфны тәмамлый. Безнең өчен шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да көн бу. Сабый күңеленә ачкыч таба белгән, гадел һәм искиткеч сабыр булган, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәткән, үз көченә ышаныч уята алган укытучыларга зур рәхмәт! - ди Гөлнара Шаһиева.

Мәктәп линейкалары тәмамлануга, барлык чыгарылыш класс укучылары Татарстан мәйданына агылды. Аннан һәр мәктәп сафларга тезелеп, Җиңү һәйкәленә атлады, яу кырында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә чәчкәләр салдылар. Биредә аларга район җитәкчеләре изге теләкләрен әйтеп, мөстәкыйль тормышка хәерле юл теләделәр.

Быел тантанада авыл мәктәпләре чыгарылыш укучылары да катнашты. Сарлы урта мәктәбе бүген канат ярган биш кошчыгын - ике кыз һәм өч егетне - олы тормыш юлына озата.

- Берсен алып, икенчесен куярлык түгел. Барсы да әйбәт укый, балаларыбыз белән ихлас күңелдән горурланабыз, - ди 28 ел гомерен туган мәктәбенә багышлаган, бүгенге унберенчеләрнең сыйныф җитәкчесе Миләүшә Миңнегалиева. - Укучыларымның һәрберсе баламдай якын һәм кадерле, киләчәктә алар чын кеше булып, тормышта үз урынын табып яшәүгә ирешә алсын иде.

Рус, татар теле фәннәре буенча республика олимпиадаларында җиңү яулаган Самат Хәмидуллин киләчәктә гуманитария юлын сайларга уйлый.

-Җәмгыять өчен файдалы кеше буласым килә, - ди яшүсмер.

Рамазан Латыйфуллин исә нефтьче һөнәрен үзләштергәннән соң, Азнакайга кайтып, биредә эшләү теләге белән яна.

- Киләчәккә зур өметләр баглыйм, - ди ул. Алда безне зур юллар, сынаулар көтә. Безне олы тормыш юлына әзерләүче, авырлы­кларны җиңәргә, югалып калмаска өйрәтүче әти-әниләребезгә, укытучыларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Ак юл, якты биеклекләр сезгә, унберенчеләр!

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады