Бүгенге заман медиа-мохитендә балаларның сәламәтлеген саклау һәм әхлагын үстерү көнүзәк мәсьәләгә әверелеп бара. Хәзер компьютры булмаган кеше бик сирәктер. Һәр мәктәп тә "Мәгариф үсеше" проекты нигезендә Интернет челтәренә тоткашкан. Россиядә Интернет Куркынычсызлыгы Үзәге мәгълуматлары буенча 14 яшькә кадәр 10 млн бала Интернеттан актив файдалана, бу илебез интернет-аудиториясенең 18 проценты дигән...
Бүгенге заман медиа-мохитендә балаларның сәламәтлеген саклау һәм әхлагын үстерү көнүзәк мәсьәләгә әверелеп бара. Хәзер компьютры булмаган кеше бик сирәктер. Һәр мәктәп тә "Мәгариф үсеше" проекты нигезендә Интернет челтәренә тоткашкан. Россиядә Интернет Куркынычсызлыгы Үзәге мәгълуматлары буенча 14 яшькә кадәр 10 млн бала Интернеттан актив файдалана, бу илебез интернет-аудиториясенең 18 проценты дигән сүз.
2011 елның сентябреннән Россия төбәкләрендә мәктәпләрдә класс сәгатьләре, әңгәмә, конференция формаларында медиакуркынычсызлык дәресләре, ә 2014 елның октябреннән Бердәм Интернет челтәрендә укучыларның куркынычсызлыгы дәресе уздырыла.
Интернет челтәрендә балалар куркынычсызлыгына ата-аналар һәм педагогларның игътибарын җәлеп итүгә, балаларның замана техникасыннан куллану аңын үстерүгә юнәлдерелгән әлеге дәресләр районыбыз мәктәпләрендә 27-30 октябрьдә үтәчәк.
Әлеге Бердәм дәрес кысаларында 24 октябрьдә мәгариф идарәсенең мәгълумати-методик бүлегендә ата-аналар җәмәгатьчелеге форумы узды. Анда шәһәр мәктәпләренең ата-аналар комитетлары рәисләре, иҗтимагый совет рәисе урынбасары Лилия Әхмәдишина һәм совет әгъзалары, мәгариф идарәсе методистлары катнашты.
Алар түгәрәк өстәл артында балаларның интернетка бәйлелелеге, кирәкле булмаган мәгълуматтан сакланмаулары, интернет челтәрендә куркынычсыз эшләү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Шулай ук Votum инновацион системасы буенча он-лайн тест үткәрелде һәм нәтиҗәләр Россиядәге социологик сорауштыру нәтиҗәләре белән чагыштырылды. Форумда катнашучыларга балаларның сәламәтлегенә зыян сала торган мәгълуматтан саклану чаралары турында искәрмәләр дә таратылды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев