Азнакай җирлегендә яшь нефтьчеләр фестивале узды
"Татнефть" ПАО ның яшь хезмәткәрләре Азнакайга экофестивальгә җыелды.
Инде 19 нчы тапкырга уздырылып, матур традициягә әверелгән фестиваль Танаевка авылы янәшәсендәге "Каенкай" чишмәсе тирәлегендә барды. Әлеге чишмәне нефтьчеләр үзләре карап, чистартып, яңартып торалар.
Фестиваль агач утырту, чишмә тирәлеген чистарту белән башланып, туристик һәм спорт, аш-су осталары бәйгеләре, иҗади чыгышлар белән дәвам итте. Өч көн барган чарада илнең төрле почмакларыннан җыелган яшь нефтьче-белгечләр осталыкларын чарлады, җитезлектә сынашты, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев