Азнакай халкы канализация чокырларын урам ягына ясый
Яңа Юл бистәсе елдан-ел киңәя, матурая бара. Биредә яңа урамнар арта тора. Шөкер, халык бәрәкәттә яши, төзи дә, искесен дә яңарта... Тик минем әйтәсе килгәнем шул: ни хикмәттер халык канализация чокырларын урам ягына ясый. Дөрес микән соң бу?! Миңа калса, алар һәр йортның үз ишегалдында булырга тиеш. Экологлар бу мәсьәләгә...
Яңа Юл бистәсе елдан-ел киңәя, матурая бара. Биредә яңа урамнар арта тора. Шөкер, халык бәрәкәттә яши, төзи дә, искесен дә яңарта...
Тик минем әйтәсе килгәнем шул: ни хикмәттер халык канализация чокырларын урам ягына ясый. Дөрес микән соң бу?! Миңа калса, алар һәр йортның үз ишегалдында булырга тиеш.
Экологлар бу мәсьәләгә ничек карый икән? Санитария таләпләрен бозу түгелме бу? Әмма ничек кенә булмасын, мин үзем аларның урам ягында булуына каршы. Йорт салучыларга җир биргәндә бу хакта кисәтергә кирәктер, минемчә.
Мәгъсүм Шәрифҗанов, пенсионер
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев