Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай “Форпост”ы булдырды!

Җәмәгатьчелек тәртибе сагында торган районның эшче яшьләр командасы шушы көннәрдә Яшел Үзәндә узган ХII республика үзешчән сәнгать фестивалендә призлы урыннар яулап кайтты. Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, анда катнашучыларга таләпләр зурдан иде. Азнакайның нигездә Лениногорск көллияте филиалы студентлары һәм укытучыларыннан торган командасы барлык номинацияләрдә дә катнашты. Республиканың...

Җәмәгатьчелек тәртибе сагында торган районның эшче яшьләр командасы шушы көннәрдә Яшел Үзәндә узган ХII республика үзешчән сәнгать фестивалендә призлы урыннар яулап кайтты.

Фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, анда катнашучыларга таләпләр зурдан иде. Азнакайның нигездә Лениногорск көллияте филиалы студентлары һәм укытучыларыннан торган командасы барлык номинацияләрдә дә катнашты. Республиканың бөтен төбәгеннән дә җыелган яшьләр арасында бәйгеләрнең бик киеренке баруын да әйтергә кирәк. Шулай итеп, "Форпост-Авангард" коллективы "Учак янында җыр" номинациясендә беренче, музыкаль стэмда икенче һәм "Визит карточкасы", "Сугыш чоры җырлары" бәйгеләрендә өченче урыннарны яулады. Сабина Латыйпова "Фестиваль йолдызы" һәм "Супер-оратор" исемнәренә лаек булды.

-Жюри безнең Азнакай командасын бар яклап яхшы бәяләде. Иҗатка сәләтне генә түгел, эшчәнлегебезне дә мактадылар, - дип команда белән горурлануын белдерде "Форпост" директоры Айрат Батыров.

Ул яшьләрне иҗтимагый эшләргә тарта белгән филиал җитәкчесе Роберт Хөснетдиновка, укытучыларга рәхмәтле булуын да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай “Форпост”ы булдырды!