Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәмендә бүләкләнүчеләр күп булды

Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте. Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров котлады....

Азнакай район-шәһәр мәдәният йортында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы кичә үтте.

Тамаша залына район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, аларның гаиләләреннән тыш, киң җәмәгатьчелек тә килгән иде.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин, РФ ЭЭМның Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Илдар Шакиров котлады.

Алар үз чыгышларында үрнәкле эш күрсәткән полиция хезмәткәрләрен мактап китте һәм күрсәткечләргә тукталды, бәйрәм уңаеннан погонлыларга һәм аларның гаиләләренә, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

- Нинди генә үзгәрешләр булса да, без - хокук сагында торучылар - һаман да үз эшебезгә тугры калып, халыкның тыныч тормышын, аларның иминлеген тәэмин итәбез. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын, - ди Илдар Шакиров.

Бәйрәм бүләксез булмый. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды. Бер төркем хезмәт алдынгыларына ТР Эчке эшләр министрлыгы һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылса, икенче берәүләр төрле дәрәҗәдәге «Эчке эшләр хезмәтендәге казанышлар өчен" медаленә, истәлек бүләкләренә лаек булды.

Концерт барышында үз вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләрен дә искә алдылар, аларның истәлеге күңелләрдә тагын бер кат яңартылды. Тантанага аларның тормыш иптәшләре дә чакырулы иде.

- Һөнәри бурычларын үтәгән вакытта гомерләрен кызганмаган полиция хезмәткәрләренең исемнәрен халык еш кына белми дә кала. Тик безнең күңелдә алар мәңге сакланырлар", - ди эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре. Аларның истәлеген бер минут тынлык белән билгеләп үттеләр.

Чара барышында сәхнәгә күтәрелүчеләр, бүләкләнүчеләр саны күп булды, аларның һәркайсы турында җылы сүзләр яңгырады, бүләкләр тапшырылды.

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантананы ТР бенча ЭЭМның "Хорошее настроение" ансамбле һәм Азнакай артистлары чыгышы тагын да чагурак итте.

Тансылу Саниева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай эчке эшләр органнары хезмәткәрләре бәйрәмендә бүләкләнүчеләр күп булды