Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ДОСААФ «Родина» хәрби-патриотик лагеры балаларны кабул итәргә әзер

Быел ДОСААФ «Родина» хәрби-патриотик лагеры «Ак-Чишмә» сәламәтләндерү-туристик базасында урнашачак.

 

Лагерь 14-17 яшьлек 150 яшүсмерне кабул итәчәк. Һәр елдагыча күрше районнардан балаларның килүе көтелә. Элеккечә җәй буена 3 смена эшләячәк. Хәрби-патриотик лагерьнең максаты яшьүсмерләрне хәрби хәзерлеккә өйрәтү. Аңлашылганча,  тормыш шартлары армиягә якын: палаткаларда яшәү, саф һавада иртәнге зарядка ясау, ачык утта ашарга хәзерләү, хәрби коралны сүтеп җыю, урында ориентлашу һәм учак янында җыелып, җырлап утырулар булачак.

Балалар ялларын онытылмаслык һәм мавыктыргыч   үткәрсеннәр өчен ял итү зонасы, футбол кыры, волейбол мәйданчыгы, автодром, пейнтбол, лазертаг, бау тренингы, параплан өчен команда-тактик уен мәйданчыгы оештырылачак.

Беренче сменаның ачылуы 4 июльдә көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев