Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай  чернобыльчеләре дәүләт ярдәме ала

Миңнәхмәт Рифкать улы Зиннәтуллин Чернобыль атом станциясе фаҗигасен ликвидацияләүдә катнашып саллы өлешен керткәннәрнең берсе.

Әлбәттә, әлеге афәт аның үз сәламәтлегенә дә зыян салган – ул физик мөмкинлеге буенча инвалидлыкта.

 Хөкүмәт тарафыннан чернобыльчеләргә кайгырту-ярдәм каралган. Район җитәкчеләренең, башкарма комитетның торак хисабы һәм бүленеше бүлеге белгечләренең эш итүе нәтиҗәсендә “РФ гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” федераль программасы буенча Миңнәхмәт Зиннәтуллинга торак алуга 2 миллион 911 мең 358 сумлык сертификат кайтты. Аны тантаналы шартларда район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды. Чарада башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, башкарма комитетның торак хисабы һәм бүленеше бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шәрипова, районның чернобыльчеләр берлеген җитәкләгән Рәис Харисов та катнаштылар.

–Сез үзегезнең фидакарьлек, батырлыгыгыз белән бу ярдәмгә бик лаек. Яңа фатирда исәнлек-саулыкта, гаиләгез белән бәрәкәттә, иминлектә яшәргә язсын! – диде район башлыгы сертификат иясенең шатлыгын уртаклашып.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев