Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай балалар китапханәсендә шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән очрашу узды

Бу ел истәлекле вакыйгаларга бик бай. Аны олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле яраткан шагыйребез, СССР Министерлар Советы премиясе, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, 11 китап авторы шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзенең иҗат кичәләре белән ачып җибәрде. 27 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә дә якташ шагыйрь белән...

Бу ел истәлекле вакыйгаларга бик бай. Аны олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле яраткан шагыйребез, СССР Министерлар Советы премиясе, Һади Такташ, Мәхмүт Хәсәнов, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр лауреаты, 11 китап авторы шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзенең иҗат кичәләре белән ачып җибәрде. 27 гыйнвар көнне балалар китапханәсендә дә якташ шагыйрь белән очрашу узды. Кичәгә мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, аның каләмдәшләре, шигриятен яраткан укучылар, китапханә хезмәткәрләре, 4, 7, 8 нче мәктәп укучылары килде. Лилия Тимирова җитәкләгән "Violini"скрипкачылар ансамбле, Зөлхия Миннеханова җитәкләгән "Тылсым" балалар театр студиясе балалары укыган шигырьләр, Рамазан Фазлыев һәм Алсу Дәүләтгәрәева башкарган җырлар, "Мирас" бию ансамбле чыгышы, Чалпы авылыннан Илдус Гыйләҗевның оныгы Тимерхан сөйләгән "Әманәт" шигыре белән аның укытучысы Җәүһәрия Идиятова башкарган җыр кичәгә ямь өстәде. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Муртазина шагыйрьне китапханәчеләр исеменнән тәбрик итте, ә "ЦБС чәчкәләре" квартеты башкаруындагы шаян җыр Илдус Гыйләҗевка көтелмәгән бүләк булды. Балаларның үзләрен кызыксындырган сорауларына шагыйрь үзенең тапкыр җавапларын бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай балалар китапханәсендә шагыйрь Илдус Гыйләҗев белән очрашу узды