Азнакай балалар китапханәсендә Гаилә көне уңаеннан бәйрәм үтте
Район балалар китапханәсендә Гаилә көненә багышланган "Алма агачыннан ерак төшми" әдәби-музыкаль чара узды. Китапханәчеләр Азнакайдагы 4 нче лицейның 3 «А» сыйныфы укучыларын чакырды. Китапханә фойесы алдан ук шарлар белән бизәлгән, укучыларның «Минем гаилә», "Гаиләне китап берләштерә", "Әти белән төзибез», «Әни белән кыз: кул эше осталары» күргәзмәләре, балаларның иншалары урнаштырылган иде....
Район балалар китапханәсендә Гаилә көненә багышланган "Алма агачыннан ерак төшми" әдәби-музыкаль чара узды. Китапханәчеләр Азнакайдагы 4 нче лицейның 3 «А» сыйныфы укучыларын чакырды. Китапханә фойесы алдан ук шарлар белән бизәлгән, укучыларның «Минем гаилә», "Гаиләне китап берләштерә", "Әти белән төзибез», «Әни белән кыз: кул эше осталары» күргәзмәләре, балаларның иншалары урнаштырылган иде. Балалар белән эшләүче директор урынбасары Д.З.Шәрипова, башлангыч сыйныфлар укытучысы А.И.Рәхимҗанова «Минем гаиләм - минем байлыгым» электрон презентациясе белән кунакларга бәйрәмнең тарихы, гаиләнең кыйммәте, гореф-гадәт, йолалар турында сөйләделәр. Монда шулай ук гаилә турында иң күп белүче, иң яхшы шигырь укучы, җырлаучы, бәйгеләре дә оештырылды. Әкиятләр турындагы бәйге укучыларның игътибарын тагын да ныграк җәлеп итте. Алып баручы әкияттән өзек укый, ә укучылар аның нинди әкияттән булуын, авторын әйтәләр. Укучыларның музыка коралларында уйнавы, курчак театрлары бәйрәмне аеруча бизәде. Эчтәлекле һәм күңелле кичә өчен әти-әниләр дә, балалар да зур рәхмәтләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев