Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда кыргый хайваннарга җимлекләр куйдылар

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты кыргый хайваннар өчен җимлекләр урнаштыру һәм аларны тукландыру буенча акция игълан итте.

Аучылык байлыклары өчен уңайлы шартлар тудыру, аларны саклау максатыннан үткәрелгән әлеге чарадан азнакайлылар да читтә калмады.

– Акциягә аучылар һәм укучылар да актив кушылдылар. Урманнарга барып, җимлекләр куйдык, хайваннарның ашарларына бөрлекле культуралар, ипи, тоз салдык. Балаларга үзебезнең урманнар хакында сөйләп, табигатьне сакларга кирәклеген дә аңлаттык, – ди  ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәлахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев