Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Армия сафларына Азнакайдан тагын 16 егетне озаттылар

Ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләре елдан-ел уңай якка үзгәрә бара. Илебездә, шул уңайдан Азнакайда, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелү, армиянең дәрәҗәсе арттырылу, хезмәт итү шартлары яхшыртылу үз нәтиҗәләрен бирә. Армиягә бармыйча, аннан качып йөрүчеләр саны кимү дә әнә шул хакта сөйли. Көзге чакырылышта җирлегебездән 94 ир-егет хәрби хезмәткә алыначак. 11 ноябрь...

Ир-егетләребезнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтләре елдан-ел уңай якка үзгәрә бара.

Илебездә, шул уңайдан Азнакайда, патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелү, армиянең дәрәҗәсе арттырылу, хезмәт итү шартлары яхшыртылу үз нәтиҗәләрен бирә.

Армиягә бармыйча, аннан качып йөрүчеләр саны кимү дә әнә шул хакта сөйли. Көзге чакырылышта җирлегебездән 94 ир-егет хәрби хезмәткә алыначак.

11 ноябрь көнне 16 егетне армиягә озату тантанасы узды.

Булачак ил сакчыларын озату гадәттәгечә, тантаналы шартларда оештырылды. Солдат каешын буасы егетләргә хәер-фатиха бирергә район җитәкчелеге һәм дин әһелләре дә килде.


Иртәнге дүрттә үк хәрби комиссариат тирәсендә җанлылык хөкем сөрде. Армиягә алынучыларны озатырга әти-әниләре, якыннары, сөйгән кызлары, дуслары - барысы да җыелган. Соңгы тапкыр кочаклашып күрешүләр, үгет-нәсыйхәтләр, әтиләрнең ирләрчә кул биреп саубуллашулары, әниләрнең күз яшьләре...


Хәрби комиссариат вәкилләре егетләргә хезмәтнең беренче көннәрендә бик тә ярап куячак киңәш, күрсәтмәләрне биргәннән соң, алар тантанага тезелде.

Иң элек егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев сәламләде.

- Армиядә хезмәт итү һәр ир-егетнең изге бурычы. Ул гына да түгел хезмәт итү - дәрәҗә дә ул. Азнакай егетләренең әлегә кадәр йөзгә кызыллык китергәне булмады, командирлардан бары тик рәхмәт хатлары гына алабыз, сез дә Ватаныбызга намуслы хезмәт итәрсез дип ышанып калабыз. Туган ягыбызга исән-сау, чыныккан ир-егетләр булып әйләнеп кайтыгыз, - диде ул чыгышында.

Шәһәр һәм район хәрби комиссариаты җитәкчесе Рәдиф Камалеевның "Ышанычлы дусларга, гадел командирларга эләгүегезне теләп калабыз. Иң мөһиме - туган ягыгызда сезне якыннарыгыз, әти-әниләрегез көтәчәген онытмагыз, имин йөреп, исән әйләнеп кайтыгыз", - дигән сүзләре озатырга килүчеләрнең һәркайсының теләге булып яңгырады.


Район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов һәм Әмирҗан хәзрәт Якупов та яшьләргә хәерле юл теләде, үз киңәшләрен бирде.

Бер ел дәвамында егетләр туган йортларыннан, әти-әниләреннән, туганнарыннан, дусларыннан читтә булып, туган илне саклау кебек изге эшкә үзләренең өлешләрен кертәчәк. Хәерле юл сезгә, егетләр! Яхшы хезмәт итеп кайтыгыз!

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армия сафларына Азнакайдан тагын 16 егетне озаттылар