Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын олау Азнакайдан дәүләт амбарларына китте

Бүген Азнакайдан 15 “КамАЗ” машинасы алтын олау дәүләт амбарларына юл алды.

Республикада беренчеләрдән булып чәчүгә керешкән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре беренчеләрдән дәррәү уракка төштеләр һәм бүген Азнакайдан 15 “КамАЗ” машинасы алтын олау дәүләт амбарларына юл алды.

Беренче суктырылган ашлыкны шулай тантаналы төстә озату – районыбызда күптәннән килә торган күркәм традиция ул. Бүгенге көндә районда 2 мең гектардан артык мәйданда ашлык суктырылган, гектардан уртача 45 ц уңыш чыга.

– Республика көненә, ягъни 30 августка ипиләрне җыеп алу – төп бурыч. Уңыш мул, әмма басудагысы түгел, абрадагысы гына гына икмәк санала. Шуңа күрә аяз көннәрнең һәр сәгате кадерле. Кыр эшләрен барлык халык белән башкарып чыгарга һәм матур итеп бәйрәм итәргә язсын, – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин. Ул табыннарыбыз муллыгын кайгырткан авыл хезмәтчәннәренә тирән рәхмәтен белдерде, алтын олауны озатучы шоферларга бүләкләр тапшырды..

Икмәк – ул уртак байлыгыбыз, шуңа күрә урып-җыюда авыл интелегециясенең дә, ветераннарның да, шәһәр халкының да ярдәме сорала. Амбарларда ашлык чистартуда, салам һәм печән эксертләүдә, механизаторларга ашарга пешерүдә – берсендә дә эшче куллар артык түгеллеген ассызыклады җитәкчеләр.

Табигать быел рәхим-шәфкатен салып, игенчеләргә аяз көннәр бүләк итә. “Азнакай”агрофирмасында район буенча иң мул уңыш алына – гетардан уртача 52 центнер.

-Үсемлекләрне тукландыруга, чәчү технологиясенә җитди игътибар бирү, уңдырышлы, югары репродукцияле орлык материалы куллану, механизаторларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе бу, - ди агрофирманың агроном-агрохимигы Рамил Кәлимуллин.

Шәһәребезнең Татарстан мәйданында, аләмнәр җилфердәтеп, алтын бөртекләр төягән унбиш “КамАЗ” машинасы ЮХИДИ хезмәткәрләре озатуында Ютазы элеваторына таба кузгалып китте.

Бу көнне “Чатыр-Тау” җәмгыяте халыкка бушлай хуш ис бөркеп торган кайнар икмәк таратты.

– Азнакай өчен горурланыбыз. Шундый мул уңыш үстергән, табыннарыбыз муллыгы өчен көчләрен куйган игенчеләребезгә рәхмәт. Елар тыныч булып, имин яшәргә язсын, – ди ветеран Сөмбел Шакирова.

Хәерле сәгатьтә! Алтын бөртекләргә әнә шундый күпереп пешкән калачлар булып, өстәлләребезгә әйләнеп кайтырга насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев