Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Актүбә яңа йолдызлар кабызды

Менә унөченче ел рәттән Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Актүбә йолдызлар кабыза" район фестиваль-конкурсы уздырыла. Шушы еллар эчендә анда җиде меңнән артык яшь башкаручы катнашты. Аларның иң өлкәненә 18 яшь булса, иң кечкенәсенә - нибары өч яшь. Быел да коллективлар бәйгегә иң яхшы рәсем эшләрен, нәфис сүз, җыр, бию номерларын тәкъдим...

Менә унөченче ел рәттән Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Актүбә йолдызлар кабыза" район фестиваль-конкурсы уздырыла. Шушы еллар эчендә анда җиде меңнән артык яшь башкаручы катнашты. Аларның иң өлкәненә 18 яшь булса, иң кечкенәсенә - нибары өч яшь.

Быел да коллективлар бәйгегә иң яхшы рәсем эшләрен, нәфис сүз, җыр, бию номерларын тәкъдим иттеләр. Компетентлы жюри иҗат эшләренә бәя биргәндә эчтәлекнең тирәнлегенә, башкару осталыгына, кабатланмас булуына игътибар итте.

Гала-концертта 200дән артык бала чыгыш ясады. 60 тан артыгы лауреат һәм дипломант булды. Балаларны югары дәрәҗәдә әзерләгән сәнгать җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фестивальнең гран-приена Гагарин исемендәге мәдәният йортының "Арабески" вокаль ансамбле лаек булды.

-Без бу бәйгедә катнашып, искиткеч якты тәэсирләр, бәяләп бетергесез тәҗрибә алдык. Шундый зур җиңү яулавыбызга чиксез шатбыз, - ди ансамбльдәгеләр.

Фестиваль әнә шулай барлык катнашучыларга канатлар куйды, аларны яңа җиңүләргә рухландырды.

Юлия ПАНЯЕВА,

Гагарин исемендәге мәдәният йортының үзешчән сәнгать буенча методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Актүбә яңа йолдызлар кабызды