Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 март – Халыкара театр көне

Азнакай халык театрының чишмә башы 1941 елга барып тоташа. Ул чакта Мәдәният йорты каршында оешкан драмтүгәрәк белән Латыйфулла Килмәкаев җитәкчелек итә. Коллектив сугыш чорында да эшчәнлеген туктатмый, халыкны җиңүгә рухландырып, спектакльләр куя. 1951 елдан түгәрәк профессиональ артист, Г.Камал исемендәге академия театрында, Әлмәт драма театрында уйнаган Касыйм Еникеев кулына күчә. Ул...

Азнакай халык театрының чишмә башы 1941 елга барып тоташа. Ул чакта Мәдәният йорты каршында оешкан драмтүгәрәк белән Латыйфулла Килмәкаев җитәкчелек итә. Коллектив сугыш чорында да эшчәнлеген туктатмый, халыкны җиңүгә рухландырып, спектакльләр куя.
1951 елдан түгәрәк профессиональ артист, Г.Камал исемендәге академия театрында, Әлмәт драма театрында уйнаган Касыйм Еникеев кулына күчә. Ул үз чорында кырыктан артык спектакль сәхнәләштерә. Алар арасында К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл", "Казан сөлгесе", М.Фәйзинең "Асылъяр", "Галиябану", Ш.Камаланың "Хаҗи әфәнде өйләнә" кебек мәшһүр әсәрләре бар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова җитәкчелек иткән чорда республика халык театрлары смотрында коллектив М.Әблиевнең "Шәмсекәмәр" спектакле белән лауреат була, аннан Бөтенроссия смотрлар лауреаты исемен дә яулый. Шулай ук Н.Исәнбәтнең "Качкыннар" әсәре дә азнакайлыларга зур уңышлар алып килә: республика смотры лауреаты исеменә лаек булып, спектакль республика телевидениесе аша күрсәтелә, ә режиссеры З.Миннеханова "Оригиналь режиссура өчен" диломы белән бүләкләнә. Азнакай халык театрының "Качкыннар" спектакле Татарстан радиосының алтын фондына кертелгән.
Коллективның иҗат эшчәнлегендә режиссерлар Зинфира Кашапова, Маис Вәлиев тә якты эз калдырды.
Соңгы елларда С.Вилданованың "Бата-калка", "Судсыз хөкем", Т.Миңнуллинның "Йөрәк маем", "Дивана", Г.Каюмовның "Мирас", "Өй туе", Аманулланың "Әлепле әртистләре", Ф.Садриевның "Әминәнең җенләнүе", Ә.Атнабаевның "Ана хөкеме" әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән спектакльләр зур уңыш белән барды. Ә узган ел "Казан сөлгесе" белән "Идел-Йорт" төбәкара фестивалендә гран-прига лаек булдык һәм автобус белән бүләкләндек.
Бүгенге көндә без Туфан ага Миңнуллинның "Гөргери кияүләре" әсәре өстендә эшлибез. Быел "Идел-Йорт" фестивале әлеге спектакль белән ачылачак.
Форсаттан файдаланып, хөрмәтле театр сөючеләрне, Азнакай халык театрына үзләренең өлешләрен керткән һәм бүгенге көндә тырыш хезмәт куючы артистларыбызны Халыкара театр көне белән тәбрикләп, яңадан-яңа иҗат уңышлары телим. Телебезне, милләтебезне саклаучы театр яшәсен!
Гата Ялалов, Азнакай халык театры режиссеры, ТР ның атказанаган мәдәният хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 27 март – Халыкара театр көне