27 март – Халыкара театр көне
Азнакай халык театрының чишмә башы 1941 елга барып тоташа. Ул чакта Мәдәният йорты каршында оешкан драмтүгәрәк белән Латыйфулла Килмәкаев җитәкчелек итә. Коллектив сугыш чорында да эшчәнлеген туктатмый, халыкны җиңүгә рухландырып, спектакльләр куя.
1951 елдан түгәрәк профессиональ артист, Г.Камал исемендәге академия театрында, Әлмәт драма театрында уйнаган Касыйм Еникеев кулына күчә. Ул...