Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

224 азнакайлы чит илгә чыга алмый

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады. Узган атнада Сабантуй мәйданы шат авазлардан гөрләп торды: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм ятим балалар өчен милли бәйрәмебез оештырылды. Әлеге чараларны уздыруда ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә район башлыгы...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады.

Узган атнада Сабантуй мәйданы шат авазлардан гөрләп торды: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм ятим балалар өчен милли бәйрәмебез оештырылды. Әлеге чараларны уздыруда ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә район башлыгы Марсель Шәйдуллин ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Район башлыгы районның - 85, "Азнакайнефть" идарәсенең - 60, Актүбә бистәсенең 60 еллыгы уңаеннан уздырыласы чараларга да әзерлекне көчәйтергә чакырды. Юбилей тантаналары 13 августта үтәчәк. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.

Җәй - эшнең иң күп вакыты. Җыештырасы, төзисе, буйыйсы... Әмма урамнардагы чүп үлән аңа карап кына үсми тормый шул. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Миндубаева чыгышында күрсәтелгән фотолардан бәлки кайбер җитәкчеләр үзләренең оешма-предприятие территорияләрен, ишегалларын танымагандыр да! Шәһәрне төзекләндерүдә үз өлешләрен кертмичә, хәтта оешма-предприятие кырындагы чүп үләннәрен дә чапмаган җитәкчеләрне район башлыгы тәнкыйть утында тотып, берничә көн эчендә әйләнә-тирәне тәртипкә китерергә кушты. "Азнакай - уртак йортыбыз, аны гөлбакча итеп тоту - һәрберебезнең бурычы", - диде ул.

Узган атнада районда биш җинаять кылынган, 12 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, аларда ике кеше зыян күргән. Чит кеше милкенә кул сузу очраклары да арта бара. Илдар Шакиров үзенең чыгышында җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, хезмәт коллективларында бу юнәлештә аңлату эшләре алып барырга чакырды. Ни генә дисәң дә, караучысыз калдырылган әйбергә хуҗа тиз табыла шул. Ялган аракы сатучылар белән көрәш дәвам итә. Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре берәүнең машинасыннан 45 шешә аракы, шул ук күләмдә конъяк алган. Бүген тикшерү эше бара.

Районда 224 бурычлыга карата чит илләргә чыгуны вакытлыча чикләү турында карар чыгарылган. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә суд приставлары федераль хезмәтенең Азнакай районы бүлеге җитәкчесе Максим Малышев хәбәр итте.
- Чит илләргә чыгу хокукын вакытлыча чикләү - бурычлыларны әҗәтләрен түләттерүгә этәрүче нәтиҗәле ысулларның берсе, - ди җитәкче.

Максим Малышев китергән мәгълүматларга караганда, узган елда суд приставлары карамагында 18 меңнән артык эш булган. Иң күп бурычлылар - банклардан алынган кредитларын түләмүчеләр, бүгенге көнгә барлыгы 440 миллион сум әҗәт җыелган. Салым, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр дә шактый.

Билгеле булганча, агымдагы елның 15 гыйнварында Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Аның буенча суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алды. Шушы вакыт эчендә суд приставлары штрафлары 10 мең сумнан артып киткән 24 азнакайлыны машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм иткән.

Суд приставларының район бүлекчәсендә алиментлар эзләү буенча 614 башкару эше бар. Бу - шуның кадәр райондашыбыз газиз баласына алимент түләүдән качып йөри дигән сүз. Җиде кешегә җинаять эше дә кузгатылган.

Җәй айлары кемдер өчен ял булып саналса, авыл халкы һәр мизгелнең кадерен белеп калырга тырыша. Бүген авыл җирендә аеруча җаваплы чор - печән өсте. Районыбыз хуҗалыклары гына түгел, абзарында мал-туар тоткан һәркем өчен уттай кызу көн бүген. Киңәшмә барышында Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын халыкка печән әзерләшүдә ярдәм итәргә чакырды.

Киңәшмәдә шәһәрдә төзекләндерү эшләре, юллар ремонты кебек мәсьәләләр дә күтәрелде һәм агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 224 азнакайлы чит илгә чыга алмый