20 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның яшь һөнәрманнары югары сынау тота
Азнакай һөнәр көллияте филиалында белем алучы автомехниклар Түбән Камага World Skills таләпләре буенча имтихан тотарга китте. Бүгенге көндә эшче һөнәрләрнең дөнья күләмендә дәрәҗәсен күтәрү буенча эш бара. Бу җәһәттән төрле бәйгеләр дә уздырыла. Билгеле булганча, быел Казанда World Skills чемпионаты узды. Анда азнакайлылар да катнашты. 25 июньдә көллият пешекчеләре Казанда...
-
Азнакай сандугачы сынатмаган
"Сөн сандугачы" төбәкара татар җырын башкаручылар конкурсында якташыбыз Булат Закиров икенче дәрәҗә лауреат исемен яулады. Ул Сарлы авылында туган, хәзер музыка көллиятенең икенче курсында укый. Заманында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең "Юлдаш" ансамблендә җырлап йөргән.
-
Азнакай балалары дискотекада күңел ача
Җәйге ял чорында районыбызда балалар өчен күп төрле чаралар оештырыла. Яшьләр үзәге дә каникуллар истә калырлык итеп мәктәп яны лагерьларына йөрүчеләр өчен дискотека үткәрде. 600 дән артык бала биеп, төрле уенарда катнашып, күңел ачты.
-
Суд приставлары 24 азнакайлыны машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән
Билгеле булганча, агымдагы елның 15 гыйнварында Россиядә яңа закон гамәлгә керде. Аның буенча суд приставлары бурычлы затларны машина йөртү хокукыннан вакытлыча азат итү мөмкинлеге алды. Шушы вакыт эчендә Азнакай суд приставлары штрафлары 10 мең сумнан артып киткән 24 азнакайлыны машина йөртү хокукыннан вакытлыча мәхрүм иткән.
-
Азнакайлылар, Уразада мунча керергә ярыймы?
Рамазанда мөселман кешесе ашау-эчүдән һам якынлык кылудан гына сакланмый, барлык начар гадәтләрдән тыела. Дин белгечләребез раславынча, ураза тоткан кеше рамазан аеннан үзгәреп, тәне генә түгел, бәлки күңеле дә пакьланып, сихәтләнеп чыга, иманын ныгыта. Укучыларыбызны уразага нисбәтле күп сораулар борчый. Аларга җавапны Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете...
-
224 азнакайлы чит илгә чыга алмый
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин узган атнада булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады. Узган атнада Сабантуй мәйданы шат авазлардан гөрләп торды: физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм ятим балалар өчен милли бәйрәмебез оештырылды. Әлеге чараларны уздыруда ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә район башлыгы...
-
Сарлы урта мәктәбе коллективы яфрак хәзерләде
Без, Сарлы урта мәктәбе коллективы, "Алга" җәмгыяте өчен малларга кышкылыкка яфрак , дару үләннәре хәзерләү өмәсе оештырдык. Болыннан тал яфрагы җыеп фермага кайтарып бушаттык.
-
Азнакайлылар, 1 июльдән газга бәя арта
Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә. Комитетның 10 июньдә чыккан карарында Татарстан Республикасында халыкка сатыла торган табигый газга берәмтекләп сату бәяләре раслануы хакында әйтелә. Шулай итеп, 2016 елның 1 июленнән башлап ул куб метр өчен 5,27 сум (НДСны исәпкә алып) булачак. Арту күләме - 2,13 %....
-
Азнакайлылар, бу атнада эссе һава, яшенле яңгырлар көтелә
20 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, күк күкрәүләр көтелә. Көньяк-көнчыгыштан искән җил яшен вакытында секундына 15-20 метр тизлеккә җитәргә мөмкин, дип кисәтә Татарстанның Гидрометеорология үзәге. Төнлә минималь һава температурасы 14-19 градус җылы, көндез 26-31 градуска кадәр эссе булачак. Алдагы көннәргә - 21-22 июньдә дә синоптиклар...
-
Азнакайлылар, матбугатка язылу озайтыла!
"Татмедиа" АҖ республика һәм район басмаларына 2016 елның икенче яртысына язылу 25 июньгә кадәр озайтыла. "Маяк" газетасына да бу айның 25енә кадәр язылырга мөмкин. Подписканы почта элемтәсе бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда рәсмиләштерергә була.