Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

17 Нефтьче ветеран Мәскәүгә Җиңү парадына китте

Россия Федерациясенең Энергетика министры Александр Новак чакыруы буенча "Татнефть" ААҖнең нефть һәм газ чыгару идарәләре һәм подразделениеләреннән 17 сугыш һәм хезмәт ветераны Мәскәүгә Җиңү парадына китте. "Азнакайнефть" идарәсеннән алар өчәү: "Ватан сугышы" ордены кавалеры, ефрейтор Шиһапов Фатыйх Фәттах улы, Ленин ордены кавалеры старшина Мөстәкыймов Мингалим Мингали улы, "Халыклар дуслыгы" ордены...

Россия Федерациясенең Энергетика министры Александр Новак чакыруы буенча "Татнефть" ААҖнең нефть һәм газ чыгару идарәләре һәм подразделениеләреннән 17 сугыш һәм хезмәт ветераны Мәскәүгә Җиңү парадына китте. "Азнакайнефть" идарәсеннән алар өчәү: "Ватан сугышы" ордены кавалеры, ефрейтор Шиһапов Фатыйх Фәттах улы, Ленин ордены кавалеры старшина Мөстәкыймов Мингалим Мингали улы, "Халыклар дуслыгы" ордены кавалеры сержант Енин Иван Иванович. Аларның Мәскәүдә Энергетика министры белән очрашуы да планлаштырылган. Аннары билгесез Солдат каберенә һәм Маршал Г.Жуков һәйкәленә чәчәкләр салачаклар. Илебез башкаласында кунакларга ял концерты, шәһәр буйлап экскурсияләр оештырыла. 9 майда алар Кызыл мәйдандагы Җиңү Парадын караячак.

Нәфис Әхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 17 Нефтьче ветеран Мәскәүгә Җиңү парадына китте