Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“112” азнакайлыларга ярдәмгә килергә әзер

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, милкегез һәм тирә-як мохитка реаль куркыныч янаса, Татарстан Республикасында "112" экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерының гамәлдә булуын онытмагыз! Оператор төрле сораулар бирә-бирә, вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый, анализлый һәм вакыйгалар турында тиешле экстрен хезмәтләргә хәбәр итә. Мәгълүматлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, түләүсез рәвештә кәрәзле, стационар, шул...

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Тормышыгызга, сәламәтлегегезгә, милкегез һәм тирә-як мохитка реаль куркыныч янаса, Татарстан Республикасында "112" экстрен-оператив хезмәтләрнең бердәм номерының гамәлдә булуын онытмагыз! Оператор төрле сораулар бирә-бирә, вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый, анализлый һәм вакыйгалар турында тиешле экстрен хезмәтләргә хәбәр итә. Мәгълүматлар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, түләүсез рәвештә кәрәзле, стационар, шул исәптән җәмәгатьчелек таксофоннары аша да кабул ителә. Гомумән алганда, "112" санын кичектергесез хезмәтләр ярдәме кирәкле вакыйга шаһиты булсагыз, яки берәрсенә чыннан да ашыгыч ярдәм таләп ителгәндә генә җыярга кирәк. Берьюлы берничә кичектергесез хезмәт таләп ителгәндә бигрәк тә. Инде бу санны җыйгансыз икән, оператор тавышы ишетелгәнне көтеп торыгыз. Аның тавышын ишеткәнче үк телефонны ташлаган очракта, сез операторның һәм эшен һәм үз хәлегезне катлауландырасыз. Операторның сорауларына төгәл һәм ачык җавап бирергә тырышыгыз. Әмма ашыгыч булмаган очракларда бу номерга шалтыратырга кирәкми. Сез операторны мөһим булмаган сорау белән борчыганда , кемгәдер чын мәгънәсендә ярдәм кирәк булуы бар. "112" нең белешмәләр телефоны түгеллеген дә онытмагыз.

"112" экстрен-оператив хезмәткә шалтырату, ярдәм алу тәртибен балаларыгызга да өйрәтегез. Алар үзләренең, әти-әниләренең исемнәрен, йорт адресын, өй телефоны номерын; әти-әнисенең эш урыны, телефоны, яки хәбәрләшү номерын яттан белеп торсын. Балагызга кайчан һәм нинди очракларда бу номерга шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз. Кыюрак булырга, бу номерга шалтыратырга курыкмаска өйрәтегез. Шул ук вакытта шаярып хәбәрләшергә ярамаганлыгын да аңлатыгыз.

Экстрен хезмәткә психологик ярдәм сорап та мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә бар. Психологик ярдәм "Ышаныч" (Доверие" ) комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге профессиональ психологлары аша күрсәтелә. "112" телефоны "Игелек телефоны" ("Добрый телефон" ) акциясе чикләрендә абонентлар телефоннарына да программалаштырылган. Бу өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга бер кнопкага бысып, экстрен ярдәм (ашыгыч ярдәм, МЧС, полиция) чакыру мөмкинлеге бирә. Бу максаттан, республикада мондый кешеләргә 3000 телефон бирелгән.

Шулай ук "112" телефоны милләтара һәм дин мәсьәләләрендә туган конфликтлар турындагы хәбәрләрне кабул итү өчен дә билгеләнгән. Алынган мәгълүмат экстрен оператив хезмәтләргә тапшырыла. Әлеге хезмәт турында белеп торуыгыз һәм тормышка куркыныч вакыйгалар турында үзвакытында дөрес хәбәр бирүегез күп кенә бәхетсезлек очракларын булдырмый калдырырга ярдәм итәчәк.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “112” азнакайлыларга ярдәмгә килергә әзер