Ялларда Азнакайда исерек килеш машина белән идарә иткән 6 шофер тоткарланган
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Ялларда Азнакайда исерек килеш машина белән идарә иткән 6 шофер тоткарланган

Ел башыннан районда 103 исерек шофер кулга алынган.

Сабантуй ялларында хокук сакчылары спиртлы эчемлекләр кулланган килеш автотранспортта йөргән 6 шоферны тоткарлап, беркетмә төзегән. Алар арасында мотоблок белән идарә иткән  1963 елгы ир-ат та бар.

– Исерек хәлдә руль артына утыруның шофер өчен генә түгел, аның янәшәсендә булган пассажирлар, юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә куркыныч булуын барлык кешеләрнең дә аңлап бетермәве борчый, – ди район ЮХИДИ бүлеге  начальнигы вазифасын башкаручы Илнар Гыймаев. – Районда да исерекләр гаебе белән аварияләр килеп чыгып тора. Ни кызганыч, аларны катгый законнар да, саллы штрафлар да туктатмый.Исерек килеш машина белән идарә итү – җинаятькә тиң. Ул барыбер, иртәме-соңмы зур фаҗигаләргә китерә. Хәмерле стаканга үрелгәнче шул хакта уйлансагыз иде, автомобильчеләр!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев