Мәлбәгыш укучылары юлларда иминлек яклы
Мәлбагыш мәктәбе ЮИД отряды корреспондентлары.
Без – Мәлбагыш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары – юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары да булып торабыз. Күптән түгел без «Тамчы» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча практикум үткәрдек. Балаларга юл билгеләре күрсәттек, өйрәтү уеннары уйнадык, әни-әниләр белән юл аша ничек дөрес үтәргә кирәклеген искә төшердек, велосипедта, самокатта кайда йөрергә кирәклеген аңлаттык.
Балалар рәхәтләнеп белемнәрен сынадылар, табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Шулай ук без аларга яктылык кайтаручы элементларның файдалы үзлекләре турында да сөйләдек.
Тиздән алар беренче сыйныф укучылары булачак һәм аларга һәр көнне үзләренә юл аша чыгарга туры киләчәк. Алган белем һәм күнекмәләр балаларга юл хәрәкәте вакытында күңелсез хәлләрдән чыгарга ярдәм итәр, ә букчаларындагы яктылыкны кире кайтаручы элементлар аларны куркыныч хәлләрдән саклар дип өметләнәбез.
Рамина Алчинова, Мәликә Галимуллина, Ишморат Хәсәнов, Мәлбагыш мәктәбе ЮИД отряды корреспондентлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев