Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ХӘРӘКӘТЕ ИМИНЛЕГЕ

Исерек шоферлар җәзага тартылды

Актүбә бистәсендә исерек хәлдә машина белән идарә иткән дүрт райондашыбызга карата административ эш кузгатылып, бу араларда аларга карата җәмәгать судьялары тиешле хөкем карары чыгарды.

Шулай А.Гәрәев, М.Шакиров, Н.Нәгыймов, Д.Ефимов юл йөрүдәге закон таләпләрен бозып, исерек килеш рульгә утыралар һәм юл иминлеге сагында торучы инспекторлар тарафыннан вакытында туктатылалар. Ә бит аларның бу гамәле бер гаепсез кешеләргә һәм әлбәттә, үзләренә дә көтелмәгән хәл тудырып, шактый зыян да салырга мөмкин.

Судка чакыру алсалар да, алар анда катнашудан баш тарта һәм эшләре алардан башка гына карала.

Исерек хәлдә машина белән идарә иткәннәре, медицина тикшерүе үтүдән баш тартканнары өчен алар тиешле җәзасын ала: 30 мең сум штрафка тартылалар һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәләр.

Мондый хәлләрнең, билгеле, ахыры аяныч: эчеп рульгә утыру әлеге дә шул икътисад ягына суга. Эшсез дә калсаң, гаиләң дә булса, нишләмәк кирәк?! Әмма бу хакта башта ук уйламаганнар шул. Хәзер инде эш үткән, үкенергә генә кала...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев