Сигез төрле газета-журнал алдыручы Сирина Галиева “Татмедиа” бүләгенә ия булды
ЯЗЫЛУ

Сигез төрле газета-журнал алдыручы Сирина Галиева “Татмедиа” бүләгенә ия булды

Республика күләмендә уздырылучы «Языл һәм от!» акциясендә катнашып, Сирина апа юрган отты.

Урманайда яшәүче Сирина Галиева – 42 ел хезмәт гомерен китапханә эшенә багышлаган Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре. Беренче яртыеллык өчен ул сигез төрле газета-журналга язылган булган.

– Бәйгедә беренче генә җиңүем түгел. Әмма газета-журналларга бәйгедә катнашу өчен генә дип язылганым юк, без кечкенәдән укып үстек. Матбугатсыз, рухи азыксыз тора алмыйм. Төрле газета-журналлар тарафыннан уздырган иҗади бәйгеләрдән дә читтә калган юк. “Әдәби марафон” проектында да бик теләп катнашам, – ди ул.


Нет комментариев