Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Маяк»ка язылучыларны театр көтә!

Азнакайга Кәрим Тиңчурин исемендәге татар дәүләт драма театры артистлары өр-яңа спектакль алып килә

Бер авылда ике егет бер көнне туй итәләр һәм сугыш чыгып, икесе дә фронтка китә. Бергә тоткынлыкка төшәләр. «Исән кайтсак, хатыннарны алышып торабыз», – дип нәзер әйтәләр.

Бу хәлләрнең азагы ничек беткән – моны 16 ноябрьдә Мәдәният йортында Кәрим Тиңчурин исемендәге татар дәүләт драма театрының «Нәзер» спектаклен карагач белерсез.

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Туфан Миңнуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән. Олпат драматургка гына хас булганча, елата да, көлдерә дә торган тамаша. Рольләрне Татарстанның Атказанган артистлары, татар кинофильмнары аша тамашачыга яхшы таныш Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Рөстәм Гайзуллин һәм Зөлфия Вәлиева башкара.

– Азнакайга иң серле, өр-яңа спектаклебезне алып киләбез, – ди Зөлфия Вәлиева. – Быел тормышымда Азнакай белән бәйле тагын бер кызыклы вакыйга булды. Сездә каклар остасы Хәтирә апа Вәлиуллина яши. Ул үз Инстаграмында бәйге игълан иткән иде. Мин анда отып, бүләккә – Хәтирә апа какларына ия булдым. Әле дә тәмләп ашыйбыз.

Ә «Маяк» газетасы редакциясе исә 11 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр газетабызга 6 айга язылучылар арасында «Нәзер» спектакленә билетлар уйната.

Күрсәтелгән көннәр эчендә «Маяк»ка язылучыларның квитанцияләре редакциябездә 14 ноябрьгә 17.00 сәгатька кадәр рекламалар бүлегендә кабул ителә. Шулай ук телефон номерларыгызны күрсәтеп, azmayak@mail.ru электрон адресына да юллый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев