Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

“Маяк” санаторийга юллама, сертификатлар уйнатты

Һәр ярты ел саен редакция коллективы язылучылар арасында бүләкләр уйната.

Бу юлы да бүләкләрнең саллысы әзерләнгән иде. “Азнакай” санаториена юллама, “Медклиника”да анализлар тапшыруга һәм “Кардиомед”та табиб-кардиолог кабул итүенә сертификатлар уйнатуда катнашу өчен 702 әбүнәчебез квитанция күчерелмәләрен җибәргән иде.

Бүләкләр уйнату онлайн форматта алып барылды, видео газетаның сайтына, социаль челтәрләргә куелды.

Чараны болай үткәрүнең сәбәбе барыгызга да аңлашыладыр – бүгенге вәзгыять әлегә халыкны күпләп җыярга мөмкинлек бирми.

Әмма, ничек кенә булмасын, уен, гадәттәгечә гадел барды. Бүген инде бүләк отучылар белән танышыйк.

Санаторийга юлламага Тымытыктан  Рәфис Гайфуллин лаек булды.

“Медклиника”да анализлар тапшыруга сертификат Халисә Хәмидуллина бәхетенә тиде.

“Кардиомед”та табиб-кардиолог кабул итүенә сертификатка Азнакай сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар мәктәбе укытучысы Наталья Заспенко лаек булды.

Җиңүчеләр бүген иганәчеләребез белән очрашып, бүләкләрне алып киттеләр.

Аларның барысын да чын күңелдән котлыйбыз.

Башкаларга әйтәсе килгән сүзебез шул, бу юлы бәхет бүтәннәргә елмайган икән, күңелегезне төшермәгез, икенче вакыт, һичшиксез, бәхет сезне дә урап үтмәс.

Алга таба акцияләрнең тагын да шәбрәкләре булачак. Барыгызны да “Кыш бабай бүләге” акциясендә катнашырга чакырып калабыз.

Исегезгә төшерәбез, 13 декабрьгә кадәр “Маяк”ка ташламалы хактан язылырга була!

Реклама 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев