Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Маяк» газетасына язылучылар бакча кирәк-яраклары отты

​​​​​​​Газетабызда «Бакча» ае редакция өчен дә, әбүнәчеләр өчен дә файдалы узды.

Инде алдан хәбәр итүебезчә, 19 апрельдән 19 майга кадәр «Маяк» газетасына икенче яртыеллыкка 6 айга язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. Бүләкләр уйнатуда катнашырга 91 кеше теләк белдереп, шарт буенча, квитанцияләрнең күчерелмәсен 20 майга кадәр редакциягә юллады.

Уен 24 майда aznakaevo-rt.ru сайтында онлайн рәвештә алып барылды. Барабаннан бәхетле билетларны иганәче – Пушкин урамындагы күпләп сату базасында урнашкан “Максат” кибете хуҗасы Фәндәрия Җиһангирова алды.

– Без гаиләбез белән “Маяк” газетасын яратып укыйбыз, бер дә язылмый калган юк. Район хәлләрен дә, тормыш хәлләрен дә газета аша белеп торабыз, – дип, ул укучыларга изге теләкләрен дә җиткерде.

Менә ул бәхетле бүләк ияләре:

А.М.Хөсәенова – 10 литрлы лейка,

А.Г.Галиуллин – 2,5 литрлы лейка

Таһира Хәмидуллина – пластик таз,

Рәфис Гайфуллин – себерке

А.М.Дәүләтшина – печән тырмасы

Л.М.Закирова – веер тырма.

Бүләкләрне редакциядән эш көннәрендә 8.00-17.00 сәгатьләрдә килеп алырга мөмкин.

“Маяк” газетасына язылыгыз һәм файдасын күрегез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев