Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

«Маяк» газетасына язылган актүбәле тузан суырткыч отты

Агымдагы атнада без киләсе яртыеллыкка «Маяк»ка язылучылар арасында вертикаль тузан суырткыч уйнаткан идек.

Анда газетабызга 19-29 октябрь аралыгында язылып, үзләренең квитанцияләрен безгә юллаган әбүнәчеләребез катнашты. 

Приз иясе бүген редакциябезгә килеп, үзенең бүләген алып китте. 

Аркадий Юрин – Актүбә бистәсенең «Көмеш су» бассейнында эшли. 

-Район газетасын һәрчак көтеп алам, яратып укыйм. Аңа коллективыбыз белән шулай бердәм язылабыз. Квитанцияләрне хезмәттәшебез җибәргән иде. Бу ункөнлектәге төп бүләкнең миңа чыкканын ишетеп, башта аптырадым. Билгеле, аннан бик сөендем, рәхмәт, - диде ул газетаның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов белән очрашуда. 

1-10 ноябрь көннәрендә язылучыларга да бүләк әзерләдек. Квитанцияләрен җибәрүчеләр арасында бер капчык катнаш азык уйнатылачак. Вакыт бар әле, дип сузмагыз. Көннәрнең ничек үтүен сизми дә калырсыз, шуңа тизрәк и «Маяк» газетасына язылыгыз да, квитанция күчермәсен azmayak@mail.ru электрон почтасына юллагыз!

16+ Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев