Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайлылар "Маяк" бәйгесендә катнашырга ашыга

Бүләкләр арасында “Медклиника”да анализлар тапшыруга һәм “Кардиомедта” табиб-кардиолог кабул итүенә сертификатлар да булачак.

Азнакай, Актүбә, район авылларында яшәүчеләр чираттагы "Маяк" конкурсына өлгерү өчен редакциягә квитанцияне алып киләләр.

Исегезгә төшерәбез, кыйммәтле бүләкләр арасында  “Медклиника”да анализлар тапшыруга һәм “Кардиомедта” табиб-кардиолог кабул итүенә сертификатлар да булачак.

Билгеле булганча, күпләр бүгенге эшне иртәгә калдырып торырга күнеккән. Калган эшкә кар ява, дигән әйтемне тагын бер тапкыр искә төшерәсе килә.

Вакытында языла алмауның сәбәпләре дә чыгып кына тора бит аның. 

Ә "Маяк"ны бик яратып укучы Мөбарәкшиннар гаиләсе газетага язылып, әлеге конкурста катнашыр өчен квитанцияне алып килде. Гаилә башлыгы Илгиз Миргазиянович 45 ел Актүбә УТТсында водитель булып эшләгән кеше. Ул: "Райондагы яңалыклар, хуҗалыклардагы эшләрнең торышы, хезмәт алдынгылары, мактаулы гаиләләр һәм башка бик күп хәлләр турында бары тик җирле матбугаттан гына белә алабыз", - дип, район газетасының кирәклеген ассызыклап, коллективка иҗади уңышлар теләп калды.

Сез дә, хөрмәтле газета укучылары, киләсе елга "Маяк"ка язылып, конкурста катнашып калырга җитешегез!

Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев