Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайлылар газета-журналларга язылып – бүләк оттылар!

Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газета һәм журналлар нәшер итүче "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте инде берничә ел рәттән иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә.

Бу көннәрдә 2020 елның икенче яртыеллыгы өчен язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды. 1049 кеше арасыннан 15 укучыга бәхет елмайды. Алар арасында ике азнакайлының да булуы – безнең өчен аеруча сөенечле. “Маяк” газетасына һәм “Мәгариф” журналына язылган Равил Исхаков үтүк отса, “Маяк”ка һәм “Салават күпере”нә язылган Нурия Сабировага 100 литр бензин алуга сертификат чыкты.

Төп бүләк – мотоблок – Арча районыннан Таһир Сәмигуллин бәхетенә тигән.

Әлеге акция алга таба да оештырылачак. Шуңа күрә форсатны кулдан ычкындымагыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев