Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакайда район газетасына иң күп яздыртучыларны бүләкләделәр

2022 елның 1 нче яртыеллыгына яздыру буенча редакция бәйге дә игълан иткән иде.

Бүген редакциядә “Маяк” газетасына иң күп яздыртучыларны бүләкләү тантанасы үтте.

Бәйрәмдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашып, газетага яздыруны оештыручы җирлек башлыкларына, мәгариф, спорт идарәләре, үзәк сырхауханә, почтамт җитәкчеләренә, аларның вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Маяк" газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов оешмаларның район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлеге хакында бәян итеп, рәхмәт белдерде.

Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов быел барысын да уздырган: авылда “Маяк”ка язылучы кешеләр арасында санаторийга юллама, бозау һәм тагын бик күп зур бүләкләр уйнатылачак.

– Газетага язылучыларны сөендерү теләге белән шундый зур бүләкләр әзерләдек. Барлыгы 41 кеше язылды, бүләкләрне 31 декабрьдә уйнатачакбыз, – ди Назыйф Хәсәнов.

Район физик культура һәм спорт идарәсендә эшләүчеләрнең дә барысы да диярлек “Маяк”ка язылган.

– Редакция коллективы белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез. Һәр спорт ярышын, чараларны газета битләрендә, сайтларда яктыртып баралар, – диде идарә җитәкчесе Рәфис Миңнеханов.

Айдар Хәлиуллин һәм Фәрхәт Шәйхулов аларның барысына да Рәхмәт хатлары һәм бүләк сертификатлары тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев