Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

Азнакай районының иң яхшы почтальоннарын бүләкләделәр

Компьютер һәм электрон мәгълүмат чаралары үсеш алган заманда яшәсәк тә, җырларда җырланган почтальон – бүген дә һәр өйдә көтеп алынган кадерле кунак.

Ул элеккечә кешеләрне берләштерүче, ерак араларны якынайтучы булып кала. Көн тудымы – кемдер кулына яңа газета алып, яңалыклар белән кызыксына, кемдер якын кешесеннән посылка яки бандероль алып куана… 

Бүген почтамт бинасында  2020 елның икенче яртыеллыгы өчен газета-журналларга яздыру кампаниясенә нәтиҗә ясалды.

Почтамт җитәкчесе Разидә Җәләева эшчәнлеккә йомгак ясап, уңышларны барлады, алда торган үзгәрешләрне ассызыклап, бурычлар куйды.

Коллектив белән очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты. Ул районның ел дәвамында ирешкән уңышлары, киләчәккә планнар белән таныштырды.

"Маяк" газетасының баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов почтамтның район газетасы белән тыгыз хезмәттәшлеге хакында бәян итте.
Агымдагы яртыеллыкта барган әбүнә кампаниясендә редакциябез почтальоннар һәм аерым элемтә бүлекләре арасында бәйге игълан иткән иде.

Яхшы күрсәткечләр яулаган, зур активлык күрсәткән хезмәткәрләргә бүген Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Элемтә бүлекләре арасында беренчелекне яулаган Актүбә бистәсе һәм Югары Стәрле элемтә бүлекләре коллективларына махсус ясалган күчмә кубок та бирелде. 

“Маяк”ка яздыруда алдынгы булган Карамалы, Сәпәй авыллары хат ташучыларына да акчалата бүләкләр тапшырылды.

Почтальоннар арасында, гадәттәгечә,  Айгөл Кобычкина һәм Вероника Злобинага тиңнәр булмады.

Карамалы – иң күп укучы авыл дисәң дә, һич ялган булмас. Биредә элек-электән газета-журналларны күпләп алдыралар.

 – Иң мөһиме, кешене кызыксындыра белергә кирәк. Кеше белән күп аралашкач, аларның нинди өлкә, тема белән кызыксынуын ачыклыйсың. Шуңа карап, матбугат чарасы тәкъдим итәсең. Интернет заманында яшәсәк тә, вакытлы матбугатка ихтыяҗы булган кешеләр бик күп. Аеруча өлкән яшьтәгеләр укырга ярата. Ил-көн яңалыклары басылган газеталарны алар көтеп ала, – ди әлеге бүлек почтальоны Наил Ибраһимов.   

Ул биредә алты ел лаеклы хезмәт куя. Тормыш иптәше Нәлия белән күпләп мөгезле эре терлек тә тоталар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Почтальоннар арасында барган әлеге бәйге киләсе яртыеллыкта да дәвам итәчәк. Анда башкалар да актив катнашыр, дип көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев