Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

26 августта чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

27 августта Азнакайда Татарстан Республикасы, шәһәр, нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәре билгеләп үтелә.

Шул уңайдан барлык шәһәр кунакларын һәм район халкын бәйрәм белән котлыйбыз һәм бу көнне узачак чаралар программасы белән таныштырабыз.

Педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясе – мәгариф өлкәсендә ел саен үткәрелә торган иң төп вакыйгаларның берсе. Быел да укытучылар, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре узган уку елына нәтиҗә ясап, киләсе уку елына максатлар куйдылар.

2 4 – 25 августта «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Сообщество» халыкара форумы узды.Форум эшендә Азнакайдан делегациясе дә катнашты.

Узган атнада баянчылар, музыка сөючеләр катнашында татар җыр сәнгатенең легендасы, күренекле якташыбыз, виртуоз баянчы Шәфәгать Салиховны искә алу кичәсе узды.

Бәйрәм урыны – ТОС рәисенең актив ярдәмчеләре Вахитовлар гаиләсе яшәгән йорт алды матур итеп бизәлгән, уңган хуҗабикә Ирина Баушина үстергән чәчәк бәйләмнәре дә җәй хозурлыгын чагылдыра.

Шулай ук аш-су рубрикасында сезонлы яшелчәләрдән тиз һәм тәмле рецептлар, атна телепрограммасы,кызыклы сканворд, кайнар котлаулар, көн сынамышлары, киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан гына белеп була.

Кадерле райондашлар! 2023 елның беренче яртыеллыгына “Маяк” газетасына альтернатив алымында редакциядә алдан язылу башланды. Әлегә ул түбән бәядән – 468 сум. Ә инде 1 сентябрьдән 480 сум булачак. Шуңа да, хөрмәтле әбүнәчеләребез, районыбызның бердәнбер газетасына язылып калырга ашыгыгыз! Рәхим итегез!“Маяк” газетасына альтернатив язылу редакциянең реклама бүлегендә башкарыла.

 

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев