Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

21 октябрьдә чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Бүген җомга көне, димәк, «Маяк»газетасының яңа саны дөнья күрде.

Бу санда: 

Оясында ни күрсә, очканында шул булыр: Тормышның ямен һәм тәмен тоеп яшәүче Әхмәтшиннар гаиләсе белән Резеда ШӘРИПОВА таныштырып китә.

Баланы нинди спортка бирергә? Баш ватып йөргән булсагыз, рәхим итеп укыгыз. Азнакайда яңа спорт төре барлыкка киләчәк. Бу нинди спорт төре икәнен беләсегез килсә, "Маяктан" укып белә аласыз.

Ярдәм – янәшә! Татарстанда мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү һәм аларның якыннарына ярдәм чаралары хакында сөйләделәр.

«Җәлил укулары-2022»: Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә мәңгелек темалар – батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алыштылар.

"Фермер Латыйповлар кредосы", "Уңдырышлы җир – мул уңыш" һәм "Хыяллар чынга ашканда..." авыл хуҗалыгы турындагы мәкаләләр "Туган җир" рубрикасында.

Хезмәт базарына кагылышлы мәсьәләләрне "КЕШЕ ҺӘМ ХЕЗМӘТ" рубрикасыннан укыгыз.

«ИРЛӘРНЕҢ КҮПЧЕЛЕГЕ СУЛГА ЙӨРИ»: Мәхәббәт һәм нәфрәт, хыянәт һәм гыйбрәт, фаҗигале хәлләр һәм язмышлар – болар барысы да «Маяк» газетасында.

Гөмбә җыюның кагыйдәләре һәм майлы гөмҗәне маринадлау ысуллары белән дә "Маяк" битләрендә танышырга була. Шулай ук атна телепрограммасы, кайнар котлаулар, киңәшләр,сканворд, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан саныннан укып белә аласыз.

Сөенечле яңалыгыбыз да бар: 19-29 октябрь аралыгында язылучылар арасында без вертикаль тузан суырткыч уйнатабыз! Моның өчен “Маяк”ка киләсе яртыеллык өчен алты айга язылырга һәм квитанция күчерелмәсен azmayak@mail.ru электрон почтасына җибәрергә генә кирәк.

Җиңүче 31 октябрьдә 15.00 сәгатьтә билгеле булачак. Бүләкләр уйнату аннан соң да дәвам итәчәк. Акцияне оештыручы: «Маяк» газетасы редакциясе. Акция 2022 елның 18 октябреннән 30 декабренә кадәр үткәрелә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев