Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

19 августта чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Сабыйларның күптән көткән бәхетле көне җитте! Бик тиздән мәктәпкә барасы.

Шул исәптән Азнакай балаларына беренче портфельләр дә тапшырылды. Әлеге бәйрәм мизгелләре белән ЭНҖЕ ГАЛӘҮТДИНОВА бүлешә. Шулай ук мәктәп темасын дәвам итеп, райондага яңа уку елына әзерлек белән дә таныштырабыз.

Август ахырында көз үз биләмәләренә аяк баса: бу чорда Алма бәйрәме үткәрелә, авылларда кызу урак өсте бара. Бу вакыйгалар турында “Маяк” битләрендә укып белә аласыз.

Самокатта булсаң да, онытма: син – җәяүле!-дип искәртә ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Азнакайлылар колагына: Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, электрон элемтә документлар алмашы өчен бик уңайлы!

 Атна вакыйгаларының төп темасы- махсус хәрби операция барышында Россия Герой исеменә лаек булган татарлар. Моның турында Илгизәр Вахитов мәкаләсендә.

Көн үзәгендә- мәшгульлек турында сүз барачак. Бүген эш табу проблемасы бармы?

Туган җир рубрикасында эшне оештыра белгән фермерлар хакында, орлык һәм бәяләр турында һәм сыерга ни кирәклеге турында белә аласыз.

Нинди машина ташландык санала? «АВТОЛЕДИ» исеменә кем лаек? Нигә прививканы ярты ел саен ясатырга? Болар барсы да “Җәмгыять” рубрикасында.

Казанда 30 ел дәвамында татарларны берләштергән Бөтендөнья татар конгрессының сигезенче корылтаенда Азнакайлар да катнашты.Үзләренең фикерләре белән “Маяк” бүлешәләр.

Менә икенче ел рәттән Әгерҗе авылында Якшәмбе мәктәбе эшли.Яшь буынны тәрбияләүдә бу ничек ярдәм итә?Моның турында Альбина Сафиуллина хәбәр итә.

“Фемида” рубрикасында – РФ судьялар Советының “Суд системасы ветеранын” Мөсфирә Әбдрәшитованы  мактау билгесенә лаек булуы котлау, шулай ук суд залыннан материаллар белән таныша аласыз.

Кирәк булмаган әманәт нәрсә ул (хикәянең дәвамы)?

Гөмбә чоры башлана, аны җыйганда сак булыгыз!

  Ел саен яңа бал сезоны башлану белән сыйфатлы, тәмле балны ничек сайларга? Бүгенге яшьләрнең аралашу теле нинди? дигән бик күп сорауларга җавапларны бары тик “Маякның” 19 августа чыккан җомга саныннан гына укып белә аласыз. Шулай ук аш-су рубрикасында сезонлы яшелчәләрдән тиз һәм тәмле рецептлар, атна телепрограммасы,кызыклы сканворд, кайнар котлаулар, көн сынамышлары, киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан гына белеп була.

Кадерле райондашлар! 2023 елның беренче яртыеллыгына “Маяк” газетасына альтернатив алымында редакциядә алдан язылу башланды. Әлегә ул түбән бәядән – 468 сум. Ә инде 1 сентябрьдән 480 сум булачак. Шуңа да, хөрмәтле әбүнәчеләребез, районыбызның бердәнбер газетасына язылып калырга ашыгыгыз! Рәхим итегез!“Маяк” газетасына альтернатив язылу редакциянең реклама бүлегендә башкарыла.

 

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Реклама

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев