Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЯЗЫЛУ

12 августта чыккан «Маяк» газетасының яңа санына видеокүзәтү

Йортның һәр кирпечендә – аларның кул көче: 14 августта төзүчеләр көнен билгеләп үтечәкбез. Шул уңайдан газетабызның яңа чыгарылышында төзүчеләрне һәм азнакайлыларны бу бәйрәм белән кайнар котлыйбыз.

 Азнакай  чернобыльчеләре дәүләт ярдәме алды. Әлеге хакта газета битләрендә Лиза Нурлыева баян итә.

Бу көннәрдә игенчеләр иртәдән алып караңгыга кадәр бөртеклеләр уңышын югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчен сала. Азнакай авылларында урак өстенең кызу темплар белән барганлыгы турында Энҗе Галәүтдинова таныштырып китә.

Азнакайлылар колагына: Белеп торыгыз, бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге бар!

Атна вакыйгаларының төп темасы- үткән ялларда Казанда узган искиткеч «Мин күкне сайлыйм!» дигән авиашоу. Моның турында Александр Хевронин мәкаләсендә.

Көн үзәгендә- уңыш-2022 турында сүз барачак.

Үзэшчән фермерга 3 гектар мәйданда җир җиләге үстергәндә нинди авырлыклар җиңәргә туры килгән? Яңгырлар аркасында игеннәр җиргә ауган, башаклар чүп үләннәренә чорналган. Менә мондый очракта фермерларга нишләргә? «Фермер утравы». Нәрсә ул? Бу сорауларга җавапны Туган җир рубрикасыннан таба аласыз.

Укытучыларны тынычлыкта калдырырга вакыт җитте. Әлеге хакта мәгариф рубрикасында.

Тотрыксыз һава торышы бакча культураларына ничек тәэсир итә? Җәй көне нинди йогышлы авырулардан сакланырга кирәк? Бүгенге көндә иң кирәкле һөнәрләр нинди? Азнакайга Арча, Ютазы, Бакалы, Сарман районнарыннан эшче яшьләр килде. Азнакайда алар нинди яңа маршрутлар ачтылар? Әгерҗедә гаилә корган яшь парлар туй көннәрендә нинди борыңгы гореф-гадәтне башкаралар? Кирәк булмаган әманәт нәрсә ул? Гөмбәне кайдан җыярга?  Нәрсә ул бәхет? дигән бик күп сорауларга җавапларны бары тик “Маякның” 12 августа чыккан җомга саныннан гына укып белә аласыз. Шулай ук аш-су рубрикасында «Томатлы камырдан –өчпочмак»  рецепты, атна телепрограммасы,кызыклы сканворд, кайнар котлаулар, көн сынамышлары, киңәшләр, файдалы реклама - боларның барсы белән дә “Маяк”ның яңа гына чыккан  саныннан гына белеп була.

Кадерле райондашлар! 2023 елның беренче яртыеллыгына “Маяк” газетасына альтернатив алымында редакциядә алдан язылу башланды. Әлегә ул түбән бәядән – 468 сум. Ә инде 1 сентябрьдән 480 сум булачак. Шуңа да, хөрмәтле әбүнәчеләребез, районыбызның бердәнбер газетасына язылып калырга ашыгыгыз! Рәхим итегез!“Маяк” газетасына альтернатив язылу редакциянең реклама бүлегендә башкарыла.

 

Альтернатив пунктлар
"МАЯК" газетасы редакциясе
Күпләп сату базасында “Хәят” кибете
Актүбә бистәсе китапханәсе
"У Эльмиры" сәүдә үзәгендә "Кукмара киемнәре" бүлеге
Үзәк китапханәсе
Балалар китапханәсе
РАЙПО кибетләре

Сату пунктлары
Маяк” газетасы редакциянең рекламалар бүлегендә
Кече базарда Л.Галләмова киоскында
РАЙПО кибетләрендә
Шәһәрдә почта бүлекләрендә
“Чтиво” киоскында
Мәнәвездә “Айзилә” кибетендә
Сөембикә ур., "АВОКАДО" кибетендә урнашкан.
Газета бәясе: җомга саны - 25 сум, чәршәмбе саны - 10 сум. "Маяк"ны редакция бинасында сатып алырга була.
Эш сәгатьләрендә 8:00 дән 17:00 гә кадәр Хәсәнов ур., 12 адресы буенча килегез.

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев