Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
ВЕТЕРАННАР ТОРМЫШЫ

Ветеран котлаулар кабул итте

Бүген “Маяк” газетасы ветераны Эльмира Хәсәншина үзенең күркәм юбилеен бәйрәм итә.

“Маяк” газетасы белән типография элек-электән аерылгысыз булдылар. Шуңа да 26 ел дәвамында типографиядә хәреф җыючы булып эшләгән Эльмира Фәрраховнаны бар гомерен  “Маяк” газетасына багышлады дип әйтергә тулы хакыбыз бар.

Юбилей көнне “Маяк” газетасы баш редакторы Фәрхәт Шәйхулов һәм ветераннар советы җитәкчесе Нәсимә Камалиева юбилярны бәйрәме белән тәбрикләделәр, озак еллар дәвамында фидакарь хезмәте өчен зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Эльмира Фәррах кызы бүген дә тулы канлы тормыш белән яши. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә яшеренү челтәрләре үрүгә, гуманитар ярдәм әзерләүдә даими рәвештә катнаша.  Район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны  Рәхмәт хаты белән дә бүләкләде.

Эльмира Хәсәншина уңган хуҗабикә: якыннарын тәмле ризыклар пешереп сыйлый, ә яшәгән өе гөл-чәчәккә күмелгән. Дистәләгән төп гөл генә бар аның өендә. Эльмира ханымны юбилее белән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, гаиләсендә иминлек, якыннары янәшәсендә озын гомер телибез. 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев