Республикада “Ветераннар – милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар” исеме астында өченче буын вәкилләре арасында конкурс узды.
Анда Азнакай ветераннары да катнаштылар. 10 номинация буенча үзләренең кул эшләрен җибәрделәр. Флера Исламова “Керамика”, Галина Герк “Курчаклар ясау”, Илсөяр Дәүләтова “Бижутерия, аксессуарлар һәм бисер белән үрү номинацияләрендә призлы урыннарны алдылар, диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Котлыйбыз!
Бу турыда тулырак “Маяк” газетасыннан укырсыз.

Нет комментариев